tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!” акциясе
“МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!” акциясе

“МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!” акциясе

26 апрель, сәгать 16:00дә Казан шәһәрендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр һәм гала-концерт узачак.

Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены,  «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, яшь архитекторларның арт-объекты, татарча стлизацияләнгән кием ярминкәсе һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрү.

Татар-дозор

22 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында тугызынчы “Татар-дозор 2017” квест-уены уздырала.

Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен тикшерү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында үтүче квест үзенә күрә гражданлык инициативасын белдерү.

Маҗаралы уен быел тугызынчы тапкыр үткәрелә, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, сайлау турыннан үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 50 команда катнаша.

Өч йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

Уенның программасы бик күп иҗади биремнәрдән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын фотога төшерү – милли орнамент бизәкләре, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү һ.б. белән бәйле.

Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар (мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б.). Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булачак – быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда: ул «DӘRDEMӘND» дип исемләнгән яңа кызыклы форматта узачак. ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе, меценат Закир Рәмиев (тәхәллүсе – Дәрдемәнд) тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес. “Татар-дозор 2017” уенының икенче этабы нәкъ менә аның тормышы һәм иҗатына багышланачак.

Башлана – югары һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары өчен сәгать 11:00дә, мәктәп, гимназия, лицей укучылары өчен – 13:00дә башланачак.

Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.

«Тяжело с татарским» антипремиясе

Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, элекке елларда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте.

Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлыйлар.

Яшь архитекторларның арт-объекты

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында 26 апрель Бауман урамында яшь архитекторларның “Ә” арт-объекты тәкъдим ителәчәк.

Бер ай алдан яшь архитекторлар арасында “Ә” арт-объектын җитештерү буенча конкурс игълан ителде. 2016 елны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан студентлар беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе ясаганнар иде. 2017нче елда «Ә» арт-объекты эскизларын эшләү архитектура факультеты өчен гамәли дәресләркысаларында үтте. “Qullar” студиясе әлеге конкурста җиңүченең “Ә” арт-объектны җитештерәчәк.

Гала-концерт

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрель (чәршәмбе) – Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, ә яшь архитекторларның арт-объекты, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар узачак.

Шулай ук Россиянең бүтән регионнарыннан да кунаклар – Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Марий-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә.

Традиция буларак, “Мин татарча сөйләшәм!” концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Акциянең музыкаль бизәлеше – лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина һәм Altan һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән  Адилә Загидуллина, Рамилә Галәүтдинова һәм Радик Мусин да чыгыш ясаячак.

“Мин татарча сөйләшәм!”акциясенең оештыручылары – ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Партнерлар:

«Qullar” студиясе, “Түбәтәй” милли хәләл фастфуд челтәре

Акциясенең мәгълүмати партнерлары:

“ТНВ-Татарстан!” һәм “ТНВ-Планета” телерадиокомпаниясе, Мәгълүмати портал “Азатлык радиосы”, Мәгълүмати портал “Matbugat.ru”, “Татар радиосы”, Телеканал “TMTV”, “Болгар радиосы”, Мәгълүмати портал “Tatar today”.

Татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*