tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты үтте
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты үтте

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты үтте

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә торган чараларның берсе — «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты быел да татар яшьләрен Бауман урамына җыйды.  Ел саен үткәрелеп килә торган бу чараны оештыруга яңгырлы, салкын һава торышы да комачаулый алмады.

Концертны күтәренке рухта алып баручылар биюче, хореограф Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иделәр. Ә бәйрәм сәхнәсен төрледән-төрле жанрдагы татарча җырлары белән Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. гөрләтте. Казанда беренче тапкыр “Бүреләр” башкорт рок төркеме чыгыш ясады. Ә концертның хедлайнерлары — Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты иде.

Чарада яңгыраган дәртледән дәртле җырлар яшьләргә туңарга ирек бирмәде.

Һәркемнең кулындагы кечкенә республика әләмнәре, «ә» хәрефе төшерелгән значоклар татар яшьләренең туган телләренә, милләтләренә булган мәхәббәтен, ватанпарвәрлеген күрсәтеп тора иде.

Ел саен «Мин татарча сөйләшәм акциясе» кысаларында мәгълүматны ике дәүләт телендә дә җиткерми торган оешмаларга «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла. Быел антипремия ТР Экология министрлыгына бирелде. Ә инде рәхмәт хатларына «Содружество» ширкате һәм «Пятерочка» кибетләре лаек булды.

 

http://magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*