tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нихәл сез, татар яшьләре?
Нихәл сез, татар яшьләре?

Нихәл сез, татар яшьләре?

Татарстандагы татар яшьләре, мәркәзебез Казандагы яшьләр тормышы, аларның проектлары турында даими булмаса да, матбугатта шактый еш кына язмалар күренгәләп тора. Ә Россиянең башка регионнарындагы татар яшьләре, андагы оешмалар нинди эшләр белән янып йөри икән? Газетаның әлеге санындагы язмабыз шул хакта булыр. Укучыларыбыз игътибарына Мәскәү, Чуашстан Республикасы, Пермь крае, Удмуртия Республикасы, Әстерхан өлкәсендәге татар яшьләре турында язма тәкъдим итәбез.

 “Бердәмлек” татар яшьләре клубы

“Бердәмлек” татар яшьләре клубы  Мәскәү шәһәренең Татар мәдәният үзәге базасында 2009 елда оешкан. Клубның соңгы еллардагы эшчәнлеге турында  “Бердәмлек”нең кураторы Римма Гомәрова сөйләде:

“Бердәмлек” 2019 елның гыйнвар аенда 10 еллык юбилеен уздырачак. Бүгенге көндә оешмабызның төп активы 7 кеше. Ә гомумән командабызның саны 100дән  артык һәм ул сан ай саен арта бара.  Чараларыбызга килгәндә алар күп, ел саен нинди дә булса яңа проектны тормышка ашырырга тырышабыз. Узган ел “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы уздырдык. Әлеге проект 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Россия мөфтиләр шурасы ярдәмендә әзерләнде. Без катнашучыларны ике көнлек интенсив аралашу, проектлар күргәзмәсе, төбәкләрдәге социаль проектлар белән таныштырдык, бизнес-уеннар, лидерлык сыйфатларын үстерү буенча остаханәләр, күренекле бизнес, сәясәт һәм сәнгать вәкилләре белән очрашулар уздырдык. Ахырда Мәскәү үзәгендәге җәмигъ мәчете буенча экскурсия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә кагылышлы татар тарихы буенча лекторийлар оештырылды.

Шулай ук безнең клуб активистлары тырышлыгы белән Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә “Аулак өй” проекты, Рамазан аенда дин кардәшләр белән ифтар мәҗлесләре оештырылды. Мәскәү өлкә Сабан туен әзерләүдә дә үзебездән өлеш керттек. Туган телебезгә битараф булмыйча, милли телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектына каршы  имзалар да җыйдык. Якын араларда “Йолдызлар яңгыры” дип аталган өр-яңа проектыбыз узачак. Әлеге фестивальгә исем социаль челтәрләрдә махсус тавыш бирү ысулы белән хәл ителде. Иң күп тавышны җыйган исемнәр арасында “Йолдызлар”, “Җидегән йолдыз”,  “Җиде йолдыз” һәм абсолют җиңүче “Йолдызлар яңгыры”. Бу фестиваль үз эченә татарча бию, кул эшләре, татарча сөйләшү клубы, бизнес-форум өлкәсенә кагылышлы  мастер-класслар, волейбол һәм кызыклы стартлар турниры, төрле өлкәдәге спикерлар катнашында лекторийлар, яшь эстрада артистлары катнашында концерт, караоке, дискотека, “Имамнан сора” акциясе, намаз-тайм, татар ашлары йорты һәм башка бик күп кызыклы чаралар белән баетылган прогрмманы үз эченә алачак. Фестиваль Россиянең Мөфтиләр шурасы, Мәскәү татарлары Штабы, Татарча Волейбол, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советы һ.б. ярдәме белән оештырыла. Фестиваль11-12 август көннәрендә уздырылачак.

Бүгенге көндә безнең клуб Омск, Ижевск, Казан шәһәрендәге татар яшьләре белән актив хезмәттәшлек итә. Алга таба уртак проектлар да булыр дигән өметтә яшибез.

Чуашстан “Бердәмлеге”

Әле күптән түгел генә тәүге туган көнен уздырган Чуашстан Республикасының “Бердәмлек” региональ иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Булат Купкенов сөйли:

Чувашиядәге татарларның күпчелеге авылларда яши, бу үз чиратында милли көнкүрешне, яшәешне үз асылында, тагын да чистарак сакларга ярдәм итә. Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларында яшьләребез тарафыннан иҗтимагый эшчәнлек алып барыла. Шыгырданда “Бердәмлек” оешмасы эшли. Ул 2017 елның 15 мартында теркәлде. Оешманың эшчәнлеге Чувашия Республикасындагы яшьләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны, халыклар арсындагы дуслыкны ныгытуны, милли бәйрәмнәребезне оештыруда ярдәм итүне бурыч итеп куя. Шыгырдан авылында ел саен “Шыгырдан диалогы” Бөтенроссия икътисад форумы уздырылып килә. Бу форум яшьләр өчен танышу, аралашу, тәҗрибә туплау урыны. Чөнки биредә эшмәкәрләр, хакимият, фән һәм мәдәният өлкәсендәге вәкилләр бер мәйданда җыелалар. Әлеге форумны оештыруда Чуашстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән бергәлектә безнең оешма да үл өлешен кертеп килә. Шулай ук Диния нәзарәте белән берлектә “Бердәмлек” Ислам дине дәресләре өйрәтү буенча балалар лагеры оештыра. Ел саен әлеге лагерь сменасы «Шәкертләр бәйрәме» дигән тантаналы чара белән тәмамлана, ул Сабантуй дәрәҗәсендә уза. Шулай ук оешмабыз әгъзалары үзләре мисалында яшьләргә шәхси эшләрен башлап җибәрү буенча тәҗрибәләре белән бүлешәләр. Төрле чакырулы кунаклар катнашында тренинглар оештырабыз. Актив рәвештә мәктәпләрдә наркотиклар куллануга каршы, тәмәке тартуга, экстремизм һәм терроризмга каршы чаралар уза. Әлеге очрашуларда 300 дән артык мәктәп укучылары һәм техникум студентлары катнаша. “Бердәмлек”нең идеяләр генераторы Илнар Әхмәтов, ул барлык документларның юридик дөреслеге өчен җаваплы кеше,  аны оешманың нигезе дисәк тә ялгыш булмас. Шулай ук оешмабызның активы Рөстәм Ялалетдинов, Илназ Мифтахетдинов, Илнур Шршага рәхмәтлемен. Аерым рәхмәтләрне Чуашстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуловка җиткерәсе килә, чөнки Диния нәзарәте белән “Бердәмлек” оешмасы бик тыгыз эшчәнлек алып баралар.

Удмуртия Республикасының “Иман” татар яшьләре берлеге

Россиядәге татар яшьләре оешмалары исемлегендә  иң зур тарихка ия булганнарның берсе  –  “Иман” татар яшьләре оешмасы турында аның рәисе Гүзәлия Кашапова сөйли:

Безнең оешмабызга 24 ел. Соңгы еллардагы проектларга килгәндә 2012 елдан башлап “Татар кызы” матурлык һәм сәләт бәйгесен оештырып киләбез. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен ел саен яңа форматта уздырабыз. Гаилә бәйрәме статусында уздырылып килүче “Чәк-чәк бәйрәме” дә үз катнашучыларын тапты, биредә иң оста чәк-чәк пешерүчеләр ачыклана. Оешмабызның тагын бер мөһим тармагы хәйриячелек акцияләрен оештыру. Яшьләр өчен төрле танышу чаралары, велойөрешләр һ.б. бик күп кызыклы чараларыбыз бар. Хәзерге вакытта татар телендәге әсәрне сәхнәләштерү белән мәшгульбез. Ә шулай да иң көтеп алынган һәм иң кадерле проектыбыз “Татар яшьләре слеты”. Бу палаткалар белән өч көнгә табигатькә чыгу. Биредә төрле квестлар, тренинглар оештырабыз. Иң мөһиме барысы да татар телендә бара. Әле күптән түгел генә V юбилей слетыбыз узды. Яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә эшлибез, мәчет белән дә хезмәттәшлек итәбез. Казанга “Идел” яшьләр үзәге һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы тарафыннан оештырылган чараларда еш катнашабыз.

“Дуслык” оешмасының Яшьләр тармагы

1989 елда төзелгән Әстерхан “Дуслык” татар җәмгыяте өлкәдәге тәүге милли оешмаларның берсе. Оешманың яшьләр тармагын бүгенге көндә Данил Хәлморатов җитәкли. Әлеге оешманың эшчәнлеге һәм тарихы турында да ул бәян итте.

“Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы 1989 елда оешты. 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр аны Әнвәр Ибраһим улы Алмаев җитәкләп килә. Безнең өлкә ике тапкыр 2008 һәм 2017 елларда Федераль Сабантуй уздырыуга лаек булды. Оешма ел әйләнәсендә түбәндәге чараларны оештырып килә:

1997 елдан башлап Өлкә сабан туе уздырыла, 2008 елдан башлап “Татар кызы” гүзәллек бәйгесен үткәрәбез. Татар яшьләренең лидерлар мәктәбен оештырдык. Быел октябрь аенда Россиянең көньягындагы татар яшьләре оешмалары форумы уздырырга ниятлибез.
Оешмабыз төрле тармаклар буенча эш итә. Максатыбыз халыкны милли тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклауга тарту, татар телен үстерү һәм пропагандалау булып тора. Оешма каршында “Идел” татар газетасы чыга, татар китапханәсе, Көрәш федерациясе, Милли халык театры, «Ялкын» вокаль-инструменталь ансамбле эшли. Әлеге барлык эшчәнлектә дә оешманың яшьләр тармагы вәкилләре, активистлар бик теләп үз ярдәмнәрен кертәләр.

Пермь “Чәк-чәге”

Пермь крае төбәк иҗтимагый “Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасы 2013 елдан эшли башласа да рәсми рәвештә 2016 елда гына теркәлә. Бүгенге көндә җитәкчесе Анжелика Мөкминова. 2017 елга кадәр оешманы Рөстәм Галимов җитәкләде. Озак еллар җитәкче ролен башкарган егетебез оешманың эшчәнлеге турында да  сөйләде.

2013 елның көзеннән эшли башладык. Ягъни шул вакытта татар яшьләре оешмасын төзергә кирәк дигән карарга килдек. 2014 елда Туган тел кичәсендә оешмабызның беренче презентациясен уздырдык. Беренче иганәче дә табылды. Соңрак футбол командабыз төзелде. Пермьдә беренче тапкыр балалар сабан туе оештырдык. 2015 елдан төрле белем бирү курслары, остаханәләребез эшли башлады: кул эшләре, гитарада уйнау, Ислам дине нигезләре, гарәп теле буенча һ.б. 2016 елда оешмабыз каршында эшләүче “Тургай” вокаль ансамбле оештырылды, беренче тапкыр “Пермь краеның татар яшьләре көннәре”, «Чак-чак party» милли дискотекалар уздырыла башлады.  2017 елның март аенда Барда авылында “Чәк-чәк”нең филиалы эшли башлады. Оешманың нигезен 30 кеше тәшкил итә, гомуми активистлар саны 90 лап кеше.

Булат Ибраһимов әзрләде
“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы,
2018 ел, июль

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*