tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург “Татар кызы-2018” бәйгесендә Илнара Надырова җиңү яулаган
Оренбург “Татар кызы-2018” бәйгесендә Илнара Надырова җиңү яулаган

Оренбург “Татар кызы-2018” бәйгесендә Илнара Надырова җиңү яулаган

Оренбург “Татар кызы-2018” бәйгесендә беренчелекне Илнара Надырова яулаган. Бу хакта Оренбург татары активисты Мансур Сәгъдиев хәбәр итә.

Илнара Надырова Казанда октябрь аенда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк данын яклап чыгыш ясаячак.

“Татар кызы” бәйгесе 2011 елдан үткәрелә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды.

Быел “Татар кызы” Халыкара бәйгесе Татарстан Республикасында узачак. “Татар кызы – 2017” конкурсында җиңгән Гөлназ Гатина туган төбәгенә шундый хокук  яулады.

Татарстанда “Татар кызы-2018” сайлап алу турының җиңүчесе дип  Балтачтан Гүзәл Габдрахманова танылды.

“Бәйгегә әзерләнгәндә иң авыры – талантлы хатын-кызлар турында сөйләү булды. Чөнки безнең яктан чыккан үрнәк ханымнар бик күп һәм аларның барысын да тәкъдим итеп бетерергә мөмкин түгел. Җиңүемә ышанып килдем. Әтием: “Кызым, барасың икән – җиңәсең” дип дәрт бирде”, – диде Гүзәл Габдрахманова “Татар-информ”га.

Гүзәл Габдрахманова 6 октябрь көнне “Татнефть-Арена”да узачак Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгесендә республика данын яклаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*