tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пресс-релиз «Печән Базары» – 2019
Пресс-релиз «Печән Базары» – 2019

Пресс-релиз «Печән Базары» – 2019

17-18 августта 12:00 – 22:00 Кабан күле яр буенда татар дизайны һәм шәһәр
мәдәнияте дөньясындагы төп вакыйга – «Печән Базары» фестивале узачак.
Сезне яшь һәм талантлы дизайнерлар, рәссамнар, кулинарлар, музыкантлар һәм
башка креатив индустрия вәкилләре белән танышырга чакырабыз. Фестивальдә
һәркем үзе өчен кызыклы вакыйга таба алачак: тематик остаханәләр,
лекторийлар, тәмле тәм-томнарны татып карау, оригиналь бүләкләр сатып алу.
Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм гыйлем мәйданчыгы,
лекторий, экодвор, каллиграфия, бию for you һәм башкалар.
ГЫЙЛЕМ
“Гыйлем” мәйданчыгында иң актуаль темаларга лекцияләр укылачак. Алар
арасында – “Zero Waste планетаны коткара: калдыкларны киметер өчен
файдалы киңәшләр” (Гүзәлия Гыйматдинова, “Экологично”хәрәкәтенең
активисты), “Тәрҗемә мәктәбе (яшь тәрҗемәчеләр остаханәсе)”, “Татар
мәктәпләрендә заманча проектлар: ничек эшне оештырырга” (Ленар
Хөсәенов, Актаныш гимназиясе), “Alone” видеоуенын тәкъдим итү (Урал
Нургалиев, Әмир Хәйбиевнең – Актаныш гимназиясе), “Сәламәт туклану:
лекцияләр, остаханә һәм интерактив” (Илсөя Әхмәтгалиева), “Хәлбуки
лекториясе” (татар телендә биология, генетика һәм биотехнологияләр буенча кыска лекцияләр).
Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-18:00
ЛЕКТОРИЙ
Лекторий мәйданчыгында һәркем үзенә ошаган тема таба алачак. Алар арасында
“Деспотизм: фәлсәфи-тарихи караш”, “Олы су басу фажигасе Казанда һәм Татарстанда”, “Дискуссия: татар Чернобыль ничек килеп чыкмады?”, “Казанның символик киңлегендә милли код”, “Проказан. Шәһәргә 2 мең ел”, “Репрессияләр: совет лагерындагы тормыш турында хикәяләр” һәм башка бик күп кызыклы темалар күтәреләчәк.
Мәйданчыкның эш вакыты:13:00 – 18:50
ДИЗАЙН-МАРКЕТ ҺӘМ ФУДКОРТ
100дән артык дизайнер катнашында узачак дизайн-маркетта Россиянең төрле
шәһәрләреннән һәм регионнарыннан килгән дизайнерларның стильле татар,
мөселман киемнәрен сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш биредә сәнгать
эшләнмәләре, сувенирлар, кулдан эшләнгән әйберләр, аксессуарлар, балалар
әдәбияты, милли аяк киемнәре, интерьер әйберләре, татар принты булган бизәнү
әйберләре, хәләл-косметика сатылачак. Шулай ук фестиваль мәйданчыгында Татарстан фермерлары үстергән табигый продуктлар беренче ферма-маркет һәм Казанда беренче татар секонд-хенд-маркеты узачак. Секонд-хенд мәйданчыгыннан җыелган акча миелодиспластик синдром (кан яман шеше) диагнозы булган Камилланы
дәвалауга тапшыралачак(http://www.helpkamilla.ru/).
Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-18:00
БИЮ FOR YOU
Һәр ел уза торган Бию FOR YOU мәйданчыгында профессиональ хореографлардан остаханәләр көтеләчәк. Алар арасында «Мотиватика» проекты лидеры һәм «F-team» бию академиясенә нигез салучы Анастасия Фәттаховадан импровизация буенча остаханә,
Иннополис мәктәбе хореографы, рейка остасы Айгөл Закировадан фламенко буенча остаханә һәм“Танец без ума” тренингы булачак.
Мәйданчыкның эш вакыты: 14:00 – 16:00
АКУСТИК КОНЦЕРТ
Фестиваль музыкаль яктан да читтә калмый. Кабан күле территориясендә яшь
талантлы артистлар өчен сәхнә дә булачак. Алар арасында Казан меломаннарына
билгеле булган Рәдиф Кашапов, Abadeli, Gauga, Картаяк, Илнар Шәрәфетдинов һәм башкалар. Акустик концерт, ике көн дәвамында узачак.
Мәйданчыкның эш вакыты: 17:30 – 20:00
ЭКСКУРСИЯЛӘР
Җәяүледән тыш, фестивальдә самокат эккурсиясендә катнашып булачак.
Республика архивы һәм Ислам музее тарафыннан оештырылган экскурсиядә
Кабан күле һәм Иске Татар бистәсенең тирә-юне белән татар һәм рус телендә
танышып булачак.
Мәйданчыкның эш вакыты: 13:00-16:00
БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ
Балалар өчен мәйданчыкта Казанның әйдәп баручы балалар үзәкләреннән бик күп
кызыклы остаханәләр һәм уеннар тәкъдим ителәчәк. Биредә сезнең балаларыгыз
”Шаян ТВ”, “ALIF” балалар үзәгеннән нейро-уеннарда, “Сладость в радость”
студиясеннән кулинария мастер-классларында, талантларны диагностикалауда,
“Академия навыков”үзәгенең мастер-классларында һәм өстәл тренинг-
уенында, “Сабыйлар” балалар үзәгенең мастер-классларында катнаша алачак.
Моннан тыш, әлеге мәйданчыкка Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
үз фондларын алып киләчәк, ә Лилия Исхакова балаларга “Бану маҗаралары”н
укыячак. Бу китапны бастыруга күп көч киткән, ә аны бастыру өчен акча җыюда
бөтен дөнья кешеләре ярдәм күрсәткән.
Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-19:00
ӘДӘБИЯТ
“Сәяхәтче китаплар” күргәзмәсе, буккроссинг, балалар һәм аларның әти-
әниләре өчен остаханәләр, “Әбүгалисина” интеллектуаль квиз, “тере китап” –
популяр шәхесләр татар әдәбияты классикасын укыячаклар, шигъри баттл –
барысы да Әдәбият мәйданчыгында узачак.
Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-19:00
КИНО
“Инде” сайты мөхәррире Алмаз Заһретдинов кураторлык иткән мәйданчыкта,
журналист Рәдиф Кашапов һәм продюссер Ильяс Гафаров “Туган як: Финляндия”
фильмыннан өзекләр, шулай ук Иван Меркутов, Линар Бугаутдинов, Байбулат Батуллин, Ринат Кәримов-Сайг һәм Елена Ермолина фильмнарыннан өзекләр күрсәтеләчәк.
Мәйданчыкның эш вакыты: 20:00-22:00
ОСТАХАНӘ (МАСТЕРСКАЯ)
Кино, буккроссинг һәм дизайн-маркеттан тыш, фестивальдә актерлык
осталыгы, каллиграфия, Шәҗәрә ясау, рәсем ясау буенча остаханәләр зонасы
да эшләячәк. Шунда ук өстәл уеннары да булачак. Моннан тыш, фестиваль
территориясендә “Кисекбаш” инсталляциясе һәм “Гаилә” фотозонасы фонында
искиткеч фоторәсемнәр ясап булачак.
Мәйданчыкның эш вакыты: 17 август, 13:00 – 19:00; 18 август, 13:00-20:00

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*