tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Сәнҗәпов: “Көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә башлап, авылыбызны саклап калдык
Рәшит Сәнҗәпов: “Көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә башлап, авылыбызны саклап калдык

Рәшит Сәнҗәпов: “Көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә башлап, авылыбызны саклап калдык

Татар авылын ничек сакларга, моның өчен нинди чаралар күрелергә тиеш – дигән сорауга VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы кысаларында  Чувашстан Республикасының“Сәнҗәпов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Сәнҗәпов җавап бирергә тырышты. Ул үз авыллары үрнәгендә татар саласын саклау ысуллары турында сөйләп үтте.

  • Россиядә 4000 артык татар авылы бар. Бар бик хәллеләре дә, бетә барган татар авыллары да җитәрлек, урталыкны саклап яшәүче авылларыбыз да шактый. Вакытында безнең Озын Куак бетеп баручы авылларның берсе иде. Шул чакта без, туган авылларына битараф булмаган авылдашлар, бергәләп түгәрәк өстәл артына утырып авылыбызны ничек саклап калырга дигән сорауга җавап эзләдек. Әлбәттә, җиңел булмады. Озак сөйләшкәннән соң бер фикергә, “үзгәртүне бүген башламасак, иртәгә соң булачак” дигән фикергә килдек. Бу 2008 ел иде. Авыл халкының, дусларның ярдәменә ошанып, РСХБтан кредит алып хуҗалыкны аякка бастыру эшенә керештек, – ди Р. Сәнҗәпов.

Бүгенге көндә аларның экспертиза узган “Туган җирдә үстергән һәм җитештерелгән продукция” девизы белән «ВиП» Вкусно и Полезно (Тәмле һәм файдалы) сату маркасы астында “Кырдан кибет киштәсенә кадәр” дигән проектлары бар. Аларның бу проектлары Россия күләмендәге бәйгедә икенче урынны алган.

Безнең азык, чимал һәм техник базабыз бар. Бу безгә югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка каршы тора алучы продукция җитештерү мөмкинлеге бирә. Үзебезнең сату нокталарыбыз буллу да өстенлегебез. Продукцияне арадашчыларсыз һәм кибет челтәрләренә урнаштырмыйча, турыдан –туры халыкка сатып, бәя сәясәтен контрольдә тота алабыз, – дип үз проектларының уникальлеген дәлилләде ул.

Мәгълүм булганча, 2017 елда бөртекле культураларның мул уңышы, бәяләрнең кискен төшүенә китерде. Чувашстан Республикасының бу хуҗалыгы исә бөртек сатмыйча, аны терлекчелек аша үткәрергә һәм әзер продукцияне генә сатуга чыгарырга карар кылган. Шул сәбәпле бизнес бәяләр сикерүләреннән саклана.

  • Әлеге проектның тагын бер мөһим ягы – авылларны саклау һәм үстерү. Авыл кешесенә эш урыннары булдыру, авыл казнасына налоглар түләү, авылның социаль һәм җәмәгать тормышында актив катнашу.Төп максатыбыз- уңышлы тәҗрибәбез белән уртаклашу. Без әлеге проектны башка төбәкләрдә үстерү юнәлешендә килешүләр алып барырга әзер. Бергәләп сату базарыннан сыйфатсыз продукцияне кысып чыгару һәм илебездә натураль продукцияне җитештерүне һәм куллануны пропагандалау, – дип белдерде Р. Сәнҗәпов.

Искәртеп узабыз, бүген “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Алдагы ике көндә республикабызга җыелган делегатлар дискуссион мәйданчыкларда фикер алышты, татар эшмәкәрләре очрашкан проблемалар турында сөйләште. Кичә җыенда катнашучылар республиканың эшмәкәрлек үсешен Әлки районы мисалында карады, андагы хуҗалыклар белән танышты. Бүген исә җыенга нәтиҗәләр ясала, алдагы елга планнар корыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*