tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарытау шәһәрендә татар яшьләр оешмалары активистлары җыелды
Сарытау шәһәрендә татар яшьләр оешмалары активистлары җыелды

Сарытау шәһәрендә татар яшьләр оешмалары активистлары җыелды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Рәсәй төбәкләре буенча яшь активистлар белән очрашуларны башлады. Беренче очрашуда Идел Буе федераль округы яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Ул  7 мартта Сарытау шәһәрендә узды.

3 өлештән торган чарада яшьләрне Форум эшчәнлеге, Дөньякүләм “Татарча диктант” белем бирү акциясе, Xалыкара “Татар кызы” бәйгесе, “Ачык университет” онлайн татар телендә белем алу платформасы белән таныштырдылар.

Икенче өлештә Идел буе татар оешмалары җитәкчеләренең зональ утырышы узды. Өстәл янында киләсе елга планнар – беренче чиратта, халык санын алу, проектлар эшчәнлеге, грантлар бәйгесендә иҗтимагый оешмаларның катнашуы һәм һәр төбәктә татар яшьләре оешмаларын үстерү турында сүз барды. Идел буе округында яшьләр оешмалары координаторы итеп, бер тавыштан ризалык белән Саратов өлкәсенең яшьләр җитәкчесе Мөхәммәд Мәдъяров сайланды.

Шулай ук биредә “Әйдә шаяРТ” татар КВН лигасының беренче төбәкара турниры узды. Катнашучы 7 төбәк арасында Киров өлкәсеннән “Чәк-Чәк” командасы Гран-при иясе булды, алга таба әлеге команда 1 апрель көнне Казан шәһәрендә узачак Зур фестивальга чакырылды.

Яшьләр очрашуы программасы Казаннан килгән “Taraf” төркеме –  инструменталь музыка белән тәмамланды.

Башка төбәкләрдән килгән кунакларга Сарытау шәһәре буйлап экскурсия дә каралган иде. Моннан тыш, очрашу үз эченә “Рашидә” мәчете, 1992 нче елдан бирле эшләп килүче татар гимназиясе һәм татар балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышуны алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*