tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызрань татарлары «Алма» яшьләр төркеме оештырды
Сызрань татарлары «Алма» яшьләр төркеме оештырды

Сызрань татарлары «Алма» яшьләр төркеме оештырды

Сызрань шәһәренең «Авангард» Мәдәният йорты базасында «Алма» татар яшьләр төркеме оештырганнар. Яңа төркем төзү турында Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Шәрәфетдинов идеясен Раилә Корбанова тормышка ашырган. Бу турыда Сызрань татарлары сайты хәбәр итә.

Ансамбльнең җитәкчесе – Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясе активисты Раилә Корбанова. Төркем әлегә зур түгел, аның составында нибары ике кыз бар:  Сызрань шәһәренең 29нчы мәктәп укучысы Лиана Якупова һәм медицина көллияте студенты Алинә Кавиева, диелгән әлеге хәбәрдә.

Оештыручылар төркемне зурайтырга, тулыландырырга планлаштыралар.

«Кызларның икесе дә яшь, чибәр һәм талантлы. Төркемнең исеме дә җисеменә туры килеп тора», – дип сөйләгән Раилә Корбанова.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/16/159862/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*