tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызы Алинә Заһитова Хельсинкида фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының III этабында җиңүгә иреште

Татар кызы Алинә Заһитова Хельсинкида фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының III этабында җиңүгә иреште

Соңгы Олимпия уеннарында чемпионлык яулаган татар кызы Алина Заһитова мондый зур җиңүдән соң үзенең осталыгын раслый алырмы? Бу сорау дөнья җәмәгатьчелеген дә, спортчының үзен дә бик дулкынландырган иде. Чөнки олимпиададан соң 7-8 сантиметрга озынайган кыз баланың тәнендәге үзгәрешләр, сөякләре үскәндә мускулларның үсеп өлгерә алмавы киеренке бәйгеләрдә кыенлыклар китереп чыгара.

Фигуралы шуу буенча быелгы Гран-при ярышларының  III этабында бу сизелсә дә, күз алдында хатын-кыз булып өлгереп килүче Алинә яңа программасында кызыклы образ тудыра алды. 3 ноябрьдә кыска прогрммаларда кайбер хаталар җибәр сә дә, номернын башкарган акрынрак хәрәкәт итсә дә, бу табигый проблемлар аңа ярышта җиңеп чыгарга комачаулый алмады.

4 ноябрьдә Хельсинкида Гран-при ярышларының ирекле программсында ул  җиңеп чыкта һәм гомуми исәптә икенче урында калган Станислава Константинованы (ул да Россия спортчысы) 18 баллга узып, беренче урынны яулады. Тамашачылар аның “Кармен” операсы музыкасы буенча әзерләнгән прогрммасын бик яраттылар. Элеккечә нәфис, талантлы, зур үскән татар кызы  Алинә хәзер Россия һәм дөнья спортында иң популяр, иң якты йолдызларның берсенә әверелеп килә. Яңа программаны ул элекке тренеры Этери Тутберидзе белән әзерләгән. Алинә Заһитованың җиңүләре һәм үзен тотышы бөтен татар яшьләрен мавыктыргыч гүзәллек һәм тырышлык үрнәге булып хезмәт итә. Ул бүген милләтебез кумиры.

                                                                              Римзил Вәлиев

Финляндия. Гран-при. Хатын-кызлар. 1. Заһитова (Россия) – 215,29. 2. Константинова (Россия) – 197,57. 3. Сакамото (Япония) – 197,42… 6. Паненкова (Россия) – 161,48.
Парлы шуу. 1. Забияко / Энберт (Россия) – 198,51. 2. Делла Моника / Гуаризе (Италия) – 185,77. 3. Павлюченко / Ходыкин (Россия) – 185,61.
Парлы бию. 1. Степанова / Букин (Россия) – 200,09. 2. Гуинар / Фабри (Италия) – 196,29. 3. Макнамара / Карпентер (США) – 176,66… 7. Попова / Мозгов (Россия) – 1

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*