tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант”ны “Татар-информ” сайты аша онлайн язып булачак
“Татарча диктант”ны “Татар-информ” сайты аша онлайн язып булачак

“Татарча диктант”ны “Татар-информ” сайты аша онлайн язып булачак

27 октябрь көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк. Диктант текстын танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыячак.

“Татарча диктант” акциясе татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә. Һәр теләгән кеше дә, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы татарстанлылар язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит илләр һәм төбәкләр өчен башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнде.

Оештыручыларның әлеге текстны сайлавының сәбәбе турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде. “Татарча диктант” акциясен оештырган соңгы ике елда без язган әсәрләр язучыларга ничектер авыррак бирелә иде. Нәрсә дисәң дә, мәктәптә татар телен укымаган кешегә татарча язу кыен. Алар ничек сөйләшә, шулай яза да инде. Шуңа күрә без аларга гадирәк текст сайладык. Моңа өстәп, латин графикасында язучылар өчен Абдулла Алишның тексты латин графикасына күчереләчәк. Ул текстны Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре әзерли. “Татарча диктант”ның даирәсен киңәйтү өчен шундый вариантны да кабул иттек. Казанлылар өчен без Гаяз Исхакыйның текстын сайладык. Быел Гаяз Исхакыйның тууына – 140 ел, Абдулла Алишның тууына 110 еллык билгеләп үтелә. Текстлар шушы вакыйгалар уңаеннан да сайланды”, – диде Тәбрис Яруллин.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе сүзләренчә, Казанда татарча диктантны 20 урында язачаклар. “Татарстандагы барлык шәһәрләр дә, районнар да әлеге акциядә катнашачак. Алар өчен дә Гаяз Исхакый тексты булачак. Әсәрнең исемен мин хәзерге моментта әйтә алмыйм, бүгенгә ул – конфиденциаль мәгълүмат. Диктантны инде югары уку йортларында, мәктәпләрдә язачаклар. Кешеләргә уңайлы булсын дип, диктант язу нокталары Казанның һәр районында да оештырылды. Әмма инде төп нокта – Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булачак”, – диде ул.

Тәбрис Яруллин диктант нәтиҗәләре белән танышу ысулларын да әйтте. “Онлайн язу “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы пунктында гына булачак. Татарча диктантны онлайн язучылар өчен әлеге акциянең рәсми сайтында ахырдан диктант тексты куелачак. Кешеләр үз текстларын үзләре тикшерә алачак, моның өчен ниндидер махсус кеше кирәкми. Диктант язучы текстын оригиналдан карап тикшерә дә, үзенә-үзе бәя куя. Онлайн булмаган һәр пунктның да тикшерүче кешесе бар. Бөтен дөнья буенча 260лап ноктада язган кешеләрнең эшләрен җыеп алачаклар һәм дә инде без аларның билгеләрен “Татарча диктант” акциясенең рәсми сайтында чыгарачакбыз”, – диде ул.

“Ахырдан сертификатлар биреләчәк. Сертификатларыбыз безнең ике төрле генә булачак: катнашучы сертификаты һәм “5”ле билгесен алучылар сертификаты. Ә инде бер хата да җибәрмәгән кешеләрне без соңыннан аерым җыеп бүләкләячәкбез”, – диде Тәбрис Яруллин.

  • “Татарча диктант” акциясе 27 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә башлана.  Аны 25 илдә һәм 60 төбәктә язачаклар.
  • Татар теленнән диктантларны тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.
  • Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге оештыра.
  • “Татарча диктант” акциясе идеясен Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та хуплады.

Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*