tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча җанлы музыка бәйгесе старт алды: җиңүчеләр “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясаячак
Татарча җанлы музыка бәйгесе старт алды: җиңүчеләр  “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясаячак

Татарча җанлы музыка бәйгесе старт алды: җиңүчеләр “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясаячак

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә әзерләнү уңаеннан тере музыка бәйгесен игълан итте. Бәйге 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Яшь музыкантларга ике төрле катнашу ысулы тәкъдим ителә.

  • Берүзе яки төркем белән тере аккомпанементка җырлар башкаручылар үз чыгышларын видеога төшереп җибәрә ала. Җырны телефон камерасына да яздырырга мөмкин. “Минус”ка яздырган чыгышлар кабул ителми.
  • Рэп жанрында башкаручылар үзләренең иң уңышлы җырын Яндекс яки Гуглга йөкләп, шулай ук бәйге оештыручыларына җибәрә ала.
    Гаризалар 21 мартка кадәр кабул ителә. 22 март көнне махсус жюри 10 иң шәп башкаручыны билгелиячәк. Алар “Мин татарча сөйләшәм” концертларында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Сайлап алынган 10 музыкаль материал 22 март көнне “Вконтакте” челтәрендәге “Мин татарча сөйләшәм” төркемендә эленәчәк, алар өчен тавыш бирү 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган башкаручылар 26 апрель көнне Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” концертында чыгыш ясаячак.

Гариза тутыру өчен сылтама: https://goo.gl/6KdP4M

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе төркеме: https://vk.com/mintatsoy

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*