tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Казанда татар яшьләренең активын булдырырга кирәк”
Васил Шәйхразыев: “Казанда татар яшьләренең активын булдырырга кирәк”

Васил Шәйхразыев: “Казанда татар яшьләренең активын булдырырга кирәк”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында, ачык аралашу форматында, Казан ВУЗларында төбәкләрдән килеп укучы татар студентлары очрашуы узды. 30га якын татар яшьләре ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән фикер алышты. Исегезгә төшерәбез, 13 февральдә Казанның Уникс концертлар залында Татарча meetup (студентлар очрашуы) үткән иде. 700гә якын татар студентларын җыйган чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылды.

Бүгенге очрашу шул чараның дәвамы. Васил Шәйхразыев студентларга мөрәҗәгать итеп: “Казанда татар яшьләренең активын булдырырга кирәк. Бүгенге көндә Татарстанда 2 млн татар яши. Свердловск өлкәсендә 160 мең, Самара өлкәсендә 140 мең милләттәшләребез гомер итә. Бүген биредә без сезгә безнең канат астында эшләргә тәкъдим итәбез”, – диде  ул.

Түгәрәк өстәл янындагы очрашуга җыелучы яшьләргә үз проектларын булдыру һәм аны тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылачак. “Җыелуыбызның максаты – нәтиҗәле эш башкару. Әлегә без сезнең фикерләрне, тәкъдимнәрегезне ишетергә телибез. Шуннан чыгып, бердәм структура оештырырга кирәк”, – дип өстәде Милли Шура рәисе.

Чараның модераторы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова иде. Ул яшьләрне Форум эшчәнлеге белән таныштырды һәм оешма алып барган проектларда катнашырга өндәде. Васил Шәйхразыев белән очрашудан соң, яшьләр фикер алышу уздырды. Анда алар нинди тармакларда эшчәнлек алып бару кирәклеге хакында сөйләште. Үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Ленария Мөслимова белдергәнчә, бүгенге очрашудан соң Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Киров, Ульян өлкәләреннән килгән студентлар Форумның аерым бер юнәлешен җитәкләргә мөмкин. Татар студентларына мондый аралашу киләчәктә үз төбәкләрендәге эшне җанландыру, татар яшьләрен активлаштыру өчен дә кирәк булачак. “Сез үзегез яшәгән төбәкләргә әзер лидер булып кайтып китәчәксез. Теләгегез булганда – без  сезгә булышырбыз”, – дип белдерде Милли Шура рәисе.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*