tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы пресс-релиз
VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы  пресс-релиз

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы пресс-релиз

2014 елның 1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Биредә 25 чит илдән, РФ регионнарыннан һәм Татарстаннан 600 делегат катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының эше өч секциягә бүленеп,   төрле проектлар форматында  эшләячәк. Алар арасында “Мин татарча сөйләшәм” һәм ТатWeb форматындагы проектлар каралган. “Татарстан Республикасында татар телен өйрәнүдә заманча технологияләр, икетеллелекнең проблемалары”, “Рух. Татар яшьләренең үзаңы һәм рухи кыйммәтләре”, “Яшьләр өчен бизнес” кебек проект мәктәпләре дә эшләячәк.

Форум кысаларында делегатлар тәкъдим иткән проектларның презентацияләре каралачак,  шулай ук “Татар гаиләсе һәм аның алдында торган проблемалар” темасына әңгәмә булачак. Казан Кремле, Иске татар бистәсе, Изге Болгар җирлекләренә экскурсияләр, Арча шәһәре көне бәйрәменә бару да программаның бер өлешен тәшкил итә. Форум делегатлары  татар эстрадасы артистлары белән берлектә үзләренең иҗади осталыкларын  күрсәтәчәк, күңелле бәйрәм, Австралиядән Зөлфия Камалова һәм Мубайның җырлары белән үрелеп барачак.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 нче елда беренче тапкыр оештырыла, ул вакытта анда 16 чит илдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан 484 делегат катнаша.

БТЯФ Уставы нигезендә форум ике елга бер тапкыр уздырыла. Аның максаты – татар яшьләрен берләштерү рухи, милли байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу. Шул максаттан чыгып, киләчәккә төрле эш юнәлешләрен билгеләү.

Форумны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре, спорт, туризм буенча министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы.

Берничә көн дәвамында эшләү нәтиҗәләре буенча Форумның җитәкчелек итү органы: БТЯФ Координацион Советы һәм аның рәисе сайланачак, шулай ук, алдагы елларга эш мәсьәләләрен күтәргән  резолюция кабул ителәчәк.

37v4CufUwnc[1]

Координацион Советка чит илләрдә, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә эшләп килүче  татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре, милләтпәрвар яшьләр керәчәк.

Бүгенге көндә Форум, дөнья күләмендә  йөзгә якын  татар яшьләре, дини, мәдәни оешмаларны берләштерә.

377042_479843322026213_2035087196_n-gvvkd-e3v[1]

Алтынчы Бөтендөнья татар яшьләре форумының ачылу тантанасы 2 нче август көнне Г.Камал исемендәге татар академия теарты бинасында булачак. Тантанада Татарстан Республикасы җитәкчеләре дә катнашыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*