tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының  РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

проект
3 август, 2014 ел
Казан шәһәре

      Татар яшьләре тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышканнан соң, борынгы рухи мирасыбызны, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калдыру, буыннардан-буыннарга ирештерү максатында,  VI    Бөтендөнья татар яшьләре Форумы (БТЯФ) делегатлары түбәндәге

КАРАРНЫ КАБУЛ ИТТЕ:

  • Бөтендөнья татар конгрессының V съезды тарафыннан тәгаенләнгән мөһим мәсьәләләрне тормышка ашыруны төп максат итеп санарга;
  • Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары белән элемтәләрне тагын да ныгыту буенча Бөтендөнья татар яшьләре форумы идарәсенең эшчәнлеген хупларга;
  • Сәяси әһәмиятлеген аңлаган хәлдә, Татарстан Республикасында президентлык институты статусын һәм Россиядә федерализм принципларын үстерү буенча татар иҗтимагый оешмалары һәм киң җәмәгатьчелекнең тырышлыгын хупларга;
  • Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендәге татар тарихи-мәдәни мирас объектлары кергән экскурсион программаларны булдыру максатында, яшьләр белән эшләү һәм туристлык Федераль агентлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы туризм агентлыгы белән тыгыз элемтә булдырырга. Шулай ук халыкара яшьләр туристлык программалары кысаларында, махсус порталлар, он-лайн сервислар ярдәмендә татар халкының тарихи-мәдәни мирас ядкәрләрен һәм Татарстан брендентанытуда актив катнашырга;
  • Уставта билгеләнгән максатлар нигезендә, халыкара, россиякүләм һәм республикакүләм грантларны оту өчен җирле яшьләр оешмаларының төрле бәйгеләрдә актив катнашуына ирешергә;
  • Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә теләктәшлек ассоциациясе белән берлектә милли мәгарифне, туган телне, тарихи үзаңны үстерү, милли традицияләрне, гореф-гадәтләребезне саклау  максатында ивестиция проектлары төзергә һәм тормышка ашырырга;
  • Үзәк Азия һәм Европада яшәүче татар яшьләрен туплау-берләштерү эшенә ярдәм итәргә;
  • Татар яшьләренең Татарстан Республикасы югары уку йортларында белем алуын киңәйтергә, аларны БТЯФ эшчәнлегендә актив катнаштырырга;
  • Татар телен өйрәнү һәм актив пропагандалау максатында “Мин татарча сөйләшәм”, “Автохәрәкәт”, Татар дозор”, “Печән базары һәм Уку паркы” кебек акцияләрне дәвам итәргә, аларны үткәрү географиясен киңәйтергә;
  • Бүгенге көндә татар телен өйрәнүдә популяр булган “Ана теле” онлайн-мәктәбе эшчәнлеген киңрәк җәелдерү эшендә актив катнашырга. Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче мәктәп балаларының татар теле һәм әдәбияты буенча Татарстан республикасында үткәрелүче халыкара олимпиадада катнашуына булышлык күрсәтергә;
  • Авылларда яшәүче татар яшьләрен “Россия татар авыллары” иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлегенә киңрәк тартырга, татар авыллары яшәеше серләренә төшенү, туган телебезнең тәмен тоемлау йөзеннән милли бәйрәмебез “Сабантуй”ны, “Авыл кызы” конкурсларын, атлар чабышы ярышларын шәһәр һәм авыл яшьләре белән берлектә үткәрергә, “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы белән уртак милли-мәдәни туристлык программалары төзергә;
  • Татар телен укыту өлкәсендә милли мәгарифтә килеп туган торгынлык күренешләрен бетерү максатында, Татарстан Республикасында татар теленең, дәүләт теле буларак, рус теле белән бер дәрәҗәдә укытылу таләбен хупларга. Этник милли укыту оешмаларына ярдәм күрсәтергә, шәхси милли һәм якшәмбе мәктәпләренең эш тәҗрибәсен өйрәнеп, киң кулланылышка кертергә, төбәкләрдә мондый мәтәпләрнең санын арттыруга ярдәм итәргә. Ата-аналар, белем бирү оешмаларына милли белем бирүнең зарурлыгын төшендерергә;
  • Татарстанда икетеллелекне саклау һәм үстерү максатыннан Дәүләт телләре турында канун нигезендә Татарстан президенты каршында икетеллелек мәсьәләләре буенча омбудсмен һәм Татарстан хөкүмәте каршында икетеллелек мәсьәләләре буенча иҗтимагый шура булдыруны таләп итәргә;
  • Хаталы тәрҗемәләрне, элмә такталарын төзәтү һәм алга таба аларга юл куймас өчен Казанда бердәм тәрҗемә үзәген булдыруны тәкъдим итәргә;
  • Гаилә институтларының әһәмиятен аңлаган хәлдә, яшьләр арасында милләтнең төп нигезе булган татар гаиләсен төзү һәм саклап калуның әһәмиятен пропагандалау, милли  гаилә төзү заруриятен аңлату эшләрен алып барырга;
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумына һәм җирле оешмаларга кешенең шәхес буларак камилләшүендә, формалашуында дини тәрбиянең никадәр әһәмияткә ия булуын билгеләп, дини кыйммәтләрне өйрәнергә, яшьләр арасында традицион ислам тәгълиматын пропагандаларга, радикаль идеяләр үтеп керүне булдырмаска;
  • “Хәләл” регионара иҗтимагый оешмасының сатып алучыларның хокукларын яклау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча алгарышын хупларга, урыннарда әлеге  продукцияне тарату, сертификацияләү, сыйфатын контрольдә тотуда ярдәм күрсәтергә;
  • Татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә татар теленең рәсми (дәүләт) тел статусы булырга тиешлеген күтәреп чыгарга;
  • Татарстан Республикасы җитәкчелегенең тел, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге сәясәтен хуплаган хәлдә, Европа хартиясенең төбәк телләренә мөнәсәбәтле уңай эш юнәлеше турындагы мәгълүматны киңрәк таратырга, Европа хартиясенең Россиядә актуальләшүенә ирешергә;
  • .tatar доменының рәсми ачылуына, татар интернет чараларының таралуына, үсешенә төрле яклап ярдәм итәргә;
  • Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән Татарстан Республикасына күченеп килүче яшьләргә ярдәм буенча дәүләт программасын булдыру турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим белән чыгарга;
  • Татар яшьләре оешмаларының халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, ана телебезне саклауга юнәлтелгән проектларын һәрьяклап хуплау грантын булдыру турында Татарстан Республикасы хөкүмәтенә тәкъдим итәргә;
  • Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, туган телне, этномәдәният, телләр төрлелеген, толерантлыкны, үзара татулыкны тагын да ныгытырга, үстерергә, фашистик идеологияне, милләтчелекне, шовинистик төркемнәрне булдырмау йөзеннән милли яшьләр оешмалары белән хезмәттәшлекне тагын да көчәйтергә;
  • Казанда татар телендә чит ил һәм татар фильмнарын күрсәтә торган заманча кинотеатрны булдыруны тәкъдим итәргә;
  • Спорт яшьләргә физик яктан камилләшергә генә түгел, ә үзара аралашу өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Соңгы елларда үткәрелгән халыкара спорт форумнары, шул исәптән, Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013, Сочида булган кышкы Олимпиа-2014 уеннары милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне, дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгытуда  ышанычлы корал булып торуын искә алып, әлеге уңай тәҗрибәне актив кулланырга.
  • Безбөтендөнья яшьләрен Россиядә 2015 елда су спорт төрләре һәм 2018 елда үткәреләчәк футбол буенча дөнья чемпионатларын уздыруны хупларга һәм анда катнашырга чакырабыз;

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*