tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр өчен укулар дәвам итә
Яшьләр өчен укулар дәвам итә

Яшьләр өчен укулар дәвам итә

Бүген форумда катнашучы оешма җитәкчеләре эшлекле сәфәрләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аппараты белән очрашудан башлады. Монда БТК Башкарма комитетыҗитәкчесе Ринат Закиров, беренче урынбасары Данис Шакиров, урынбасары Марс Тукаев, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, БТКның чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләүче комитет җитәкчесе Ленара Кутеева  чыгыш ясады. Алар конгрессның эшчәнлеге белән таныштырдылар.

“Универститет талантов” эшчесе Диана Вәлиуллина кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү практикумы, юл картасын төзү, интернет сервислар, ничек проектча фикерләүне үстерү турында файдалы киңәшләр бирде һәм алар белән дөрес куллану ысулларын күрсәтте. Көтеп алган спикерларның берсе социаль өлкә инновацияләре һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар үзәге җитәкчесе Антон Дыганов булды. Спикер коммерциясез оешмаларның эшчәнлеген аңлатты. Проектларны үстереп була торган технологияләр белән таныштырды. Фандрайзинг һәм краундфандинг юнәлешен, проект өчен ресурслар табу систестемасын аңлатты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*