tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XXIII Татар яшьләре көннәре үтте
Казанда  XXIII Татар яшьләре көннәре үтте

Казанда XXIII Татар яшьләре көннәре үтте

26 августта Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIII Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды. Дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм чарасында Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләде.

“Без сезне Татарстанның мәркәзендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында сәламләвебезгә бик шатбыз. Яңа Казан танымаслык булып үзгәрде: яңа юллар ачылды, саллы төзелешләр башкарылды. Татар яшьләре көннәре кысаларында тагын да күркәмләнгән шәһәр белән танышырсыз дип уйлыйм. Хәзер Казаныбызда транспорт өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә урамнар, юллар күбәйде”, – дип, Рафис Борһанов яшьләргә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде һәм мондый форумнарның, кызыклы очрашуларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышанычын җиткерде. Министр Владимир өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Сары Тау өлкәсе татар яшьләре иҗтимагый оешмаларына ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Илдар Гыйльметдинов исә, Татар яшьләре көннәренең бик әһәмиятле, кызыклы чара булуын ассызыклап узды. “Ышанып та булмый, менә 23 ел рәттән шушы чараны оештыручыларның берсе булып йөрим. Элегрәк, чарага әле нигез салынып кына килгән елларда зур кыенлыклар белән дә очрашырга туры килде”, – дип хатирәләрен яңартып узды ул, әмма барлык каршылыкларны, авырлыкларны җиңүгә ирешүне билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, татар милләтен, телен үстерү юнәлешендә зур гына эшләр башкарылса да, хакимият дәрәҗәсендәге эшләр әле һаман сай булып кала. “Без, Сезгә, яшьләргә таянабыз. Сез үз төбәкләрегезгә кайтып, биредә хакимлек иткән көчле рухны җиткерерсез, милли гореф-гадәтләрне саклап калу өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшләрсез дип ышанам”, – дип, ул Татар яшьләре көннәрен гамәлгә куючыларга, “Идел” яшьләр үзәгенә рәхмәтен ирештерде.

Тантаналы чара бәйрәм концерты чыгышлары белән үрелеп барды.

Белешмә өчен. 1990 нчы елдан башлап, һәр ел саен Татар яшьләре көннәре Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән татар телен белүче һәм татар халкының иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашучы яшьләрне берләштерә. Быел үз мәдәниятенә, милләт тормышына битараф булмаган татар егетләре һәм кызлары өчен XXIII Татар яшьләре көннәре 2013 нче елның 25-31 август көннәрендә Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә “Идел” яшьләр үзәге базасында узачак. Әлеге чарада быел Россия Федерациясенең якынча 35 ләп төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан) 180 ләп делегат катнашу хокукын алды. Әлегә делегатларның барысы да килеп җитмәгән. Кайбер милләттәшләребезнең иртәгә Казанга килеп җитүе көтелә.

Татар яшьләре көннәренең максаты – туган телгә, тарихка, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү аша яшь буынны милли-мәдәни рухта тәрбияләү. РФ төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең яшьләр оешмалары арасында һөнәри һәм мәдәни багланышларны ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу.

Татар яшьләре көннәре кысаларында яшьләр өчен милли-мәдәни чаралар үткәрү буенча методик мәгълүматлар җыентыгын чыгару инде традициягә керде. Быел әлеге җыентык 30 төбәктән җибәрелгән программаларга нигезләнеп төзелде.

Татар яшьләре көннәрен оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге.

Автор: Гөлнур Гарифуллина
Чыганак: “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*