tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәмаиллар эшләүче осталар Тубылда яши
Шәмаиллар эшләүче осталар Тубылда яши

Шәмаиллар эшләүче осталар Тубылда яши

Тубыл шәһәрендә яшәүче Маннур Агат улы Суючбакиев 20 елдан артык шәмаиллар эшләү белән мавыга. Аның беренче шәмаилларын әнисе туганнарына, мәчеткә йөрүчеләргә бүләк итә. Маннур күп балалы гаиләдә туып үсә, кече яшеннән рәсем ясарга ярата. 14 нче мәктәпне тәмамлап сөяктән сыннар кисү фабрикасында эшли. Сәләтле якташыбыз Армия сафларында хезмәт итеп кайткач Тубыл дәүләт университетының сәнгать-графика факультетына укырга керә. Хезмәт юлын шәһәрнең 17 нче мәктәбендә дәвам итә. Төньякта Ноябрьск, Муравленко шәһәрләрендә мәктәптә эшли. Тубыл шәһәренә кайтып Коръән аятьләрен укырга өйрәнә, мәчеткә йөри. Маннур Агат улы:”Дингә, ислам кыйммәтләренә тартылып, кызыксынып яши башладым. Рамазан аенда ураза тотам. Күңелемә якын булганга шәмаилларны эшлим. Шәмаил-ул гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән сынлы сәнгать әсәрләренең бер төре. Беренче иҗат җимешләрем-шәмаилларымны эшләгәнгә шактый вакыт узды. Аларның күпчелеген дин юлында булган якыннарыма, дусларыма да бүләк иттем. Кызыксынып, мавыгып эшләдем. Иҗади юнәлеш булса да, минем өчен бу-яңа ачыш булды. Шәмаилларны эшләгәндә бөтен күңелеңне биреп гарәп телендә хадисләрне укырга, дөрес язарга кирәк. Мине гарәп телендә укырга Уразмөхәммәт хаҗи Бареев өйрәткән иде. Аны теләкләрем белән искә алам. Бүгенге көндә сорауларым булса Фәннүр хәзрәт Казыймовка мөрәҗәгать итәм,”-дип сөйләде.

Шәмаилларны күпчелек татар йортларында күрергә була. Мөселманнар шәмаилны өйнең иң мәртәбәле урнына урнаштралар. Халкыбыз Коръән аятьләренә, ислам диненә үзенчә хөрмәт күрсәтә. Шәмаиллар сәнгате тарихына килгәндә, 1920нче елларны бу сәнгать тыелган була. Аннары 1970 елларны күренекле татар рәссамы, РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бакый Урманче иҗатында  шәмаилларны күрергә мөмкин була. Бүгенге көндә шәмаилларны мәчетләрдә, мөселман кибетләрендә сатылганын күрәбез. Тубылда  шәмаиллар эшләүче, иҗат итүче Маннур Суючбакиев ел саен “Искер-җыенда” катнаша. Ул Кучум ролен оста уйнаучы да. Быел Маннур Агат улы Суючбакиев Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*