tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә традицион республика күләм фәнни-гамәли конференция узды
 Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә традицион республика күләм фәнни-гамәли конференция узды

 Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә традицион республика күләм фәнни-гамәли конференция узды

Зәйдә дин  галиме,  язучы  Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә традицион республика күләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә мәртәбәле кунаклар, нәсел дәвамчылары,  дин әһелләре,  җирле имамнар, татар теле һәм әдәбияты белгечләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.
  Кунаклар Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол  каберен зыярәт кылдылар. Биредә нинди  генә күргәзмәлекләр,  экспозицияләр ясалмаган иде. Кунаклар аларның һәрберсендә тукталып, аларны кызыксынып карады.  Иске Зәй мәчетендәге Ялчыгол музеенда мәгърифәтченең тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән танышу мөмкинлеге бирелде. Алдагы тукталыш Куш-Елга авылында булды.  Кунаклар  биредә Ялчыгол токымнары каберләрен, «Хәзрәт чишмәсе»н һәм мәдәният йорты янында оештырылган күргәзмәләрне карады. Берсеннән берсе эчтәлекле,   бай күргәзмәләр һәм экспозицияләр кунаклар игътибарын җәлеп итәрлек иде. Аларны оештыруда урыннарда җирле “Ак калфак” оешмасы берләшмәләре дә зур  тырышлык куйды. Аларны оештыруда Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” күчмә  утырышларыннан туплаган тәҗрибә,  алымнар ярдәмгә килә.
   Пленар  утырышта галимнәр чыгышлары чарага үзенчәлек өстәде.
Конференциядә Зәй җирендә танылган галимнең истәлеген мәңгеләштерү буенча алып барылган эшкә югары бәя бирелеп,   киләчәктә бу эшнең дәвамлы булуын теләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*