tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Зәкят» хәйрия фонды Казанда мохтаҗларга чираттагы гошер садакасын таратты
«Зәкят» хәйрия фонды Казанда мохтаҗларга чираттагы гошер садакасын таратты

«Зәкят» хәйрия фонды Казанда мохтаҗларга чираттагы гошер садакасын таратты

Татарстанда гошер садакасын җыю һәм аның мохтаҗларга тарату кампаниясе дәвам итә. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошерне таратты. 3 тоннадан артык садака Казанның 100 аз керемле һәм күп балалы, балалары авыру, тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә өләшенде. Акция барышында барлыгы 15 тоннага якын яшелчә өләшү көтелә.

«Бүген 100дән артык мохтаҗ гаилә чакырылды, без аларга ике сәгать эчендә 3 тоннадан артык гошер садакасын таратырга ниятлибез. Ниятебез – әлеге ике ай эчендә 15 тонна садака тарату. Әлеге ярдәмне алучылар күбесенчә ялгыз картлар, авыру, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләр», – дип белдерде «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

Быел «Зәкят» хәйрия фонды, гошер садакасы җыю буенча кампания башланганнан бирле, барлыгы 150 дән артык гаиләгә Алексеевск, Балтач, Питрәч, кайбыч, Балык Бистәсе районнарыннан килгән 4 тоннадан артык гошер тараткан.

Гошер садакасы һәр елны Татарстанның район, авыллары мөхтәсибәтләреннән җыела.

«Бу ярдәмне күбесенчә районнарыбыздагы имам-мөхтәсибләребез мәчетләрдән җыеп китерә. Бүгенге көндә Татарстанда 48 мөхтәсибәт исәпләнә. Садакаларыбыз күбесенчә авыл җирлекләреннән җыела. Бүген Кайбыч, Балтач, Алексеевск, Балык Бистәсе районнары бик актив катнашты. Без барлык катнашучыларга, авыл халкына һәм имамнарга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез», – дип искәртте Булат Мәрданов.

  • Гошер – садаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәркем, үз бакчасында үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерә ала. Мәчетләрдә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. кабул ителә.
  • Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүче казанлылар фондка (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*