ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендә «Тайга уеннары» проекты кысаларында яшьләр өчен мәдәни-агарту интенсивы узды
Омск өлкәсендә «Тайга уеннары» проекты кысаларында яшьләр өчен мәдәни-агарту интенсивы узды

Омск өлкәсендә «Тайга уеннары» проекты кысаларында яшьләр өчен мәдәни-агарту интенсивы узды

2026 елның 22 маенда Омск өлкәсенең Тара муниципаль районында, «Лесная поляна» балалар сәламәтләндерү лагере базасында, «Тайга уеннары» проекты кысаларында яшьләр, яшьләр белән эшләүче белгечләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм активистлар өчен мәдәни-агарту интенсивы узды.

Чараның төп максаты — Омск өлкәсенең төньяк районнарында яшәүче яшь буын арасында туган якка мәхәббәт тәрбияләү, локаль үзбилгеләнешне ныгыту, мәдәни мирасны саклау һәм кече территорияләрне үстерүгә ярдәм итү.

Интенсив программасы берничә тематик юнәлешне үз эченә алды. Катнашучылар социаль проектлау, яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү, авыл җирлекләрендә яшьләр өчен мөмкинлекләр, кунакчыллык һәм туризм практикалары, территорияләрне үстерү һәм төзекләндерү, грантлар, инициатив бюджетлаштыру, шулай ук медиа, нейрочелтәрләр, блогерлык һәм мәгълүмати вакыйганың тормыш циклы турында фикер алыштылар.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хасанов та катнашты. Ул катнашучыларга форум эшчәнлеге, татар яшьләре белән тормышка ашырылган проектлар, милли мәдәниятне һәм традицияләрне яшьләр арасында популярлаштыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Шулай ук ул иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыру, яшьләрне проект эшчәнлегенә җәлеп итү һәм милли үзенчәлекне заманча форматларда саклау буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Казаннан килгән кунак — музыкант, инструктор-менталист Ильяс Фархуллин халык уен коралларына багышланган лекция-мастер-класс үткәрде. Ул катнашучыларны төрки халык музыка кораллары белән таныштырды, аларның яңгыраш үзенчәлекләре, мәдәни әһәмияте һәм традицион музыка аша халыклар мирасы белән танышу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Интенсив катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр алу һәм киләчәктә уртак социаль-мәдәни проектлар булдыру өчен мөһим мәйданчык булды. «Тайга уеннары» проекты яшьләрне актив җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итү, туган якка карата җаваплылык хисен арттыру һәм төрле халыкларның мәдәни мирасын саклау юнәлешендә әһәмиятле адым булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*