ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Индус Таһировка – 90 яшь
Индус Таһировка – 90 яшь

Индус Таһировка – 90 яшь

Ул 1936 елның 24 маенда  ТАССРның Лениногорск районы, Иске Шөгер авылында дөньяга килә. Әлмәт шәһәрендә урта мәктәп, 1963 елда КДУның тарих һәм филология факультетын, 1966 елда КДУ аспирантурасын тәмамлый. 1967 елда диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты була. 1979 елда исә докторлык диссертациясен яклый. 1980 елдан профессор, КДУ тарих кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы халык депутаты, 1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.

Индус Таһиров шулай ук Татарстанда 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша. Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, 1992 елның июль аенда аның Башкарма комитетының беренче рәисе итеп сайлана. Ул татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлешне кертә, диаспоралар белән элемтәләр урнаштыра. 1997 елда Индус Ризак улы Таһиров Бөтендөнья татар конгрессының  икенче съездында яңадан шул ук урынга сайлана.

Индус Таһиров — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан (1986) һәм Россиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002).

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетының беренче рәисе, аксакалыбыз Индус Ризак улы  Таһировны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*