ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ышанычлы тыл көче: Кукмара районында маскировка челтәре үрделәр
Ышанычлы тыл көче: Кукмара районында маскировка челтәре үрделәр

Ышанычлы тыл көче: Кукмара районында маскировка челтәре үрделәр

Маскировка челтәре үрүнең яңа һәм нәтиҗәлерәк ысулын авыл халкына Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлары өйрәткән.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк районыбыз халкы бер максатка берләште — алгы сызыкта булган якташларыбызга ярдәм итү.

Түбән Өскебаш авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бу изге эштән читтә калмады: аларның маскировка челтәрләре үрү эше бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек үрнәгенә әверелде.

Бу көннәрдә Түбән Өскебаш мәдәният йортында аеруча җанлылык хөкем сөрә. Авыл җирлегенә кергән Югары һәм Түбән Өскебаш, Битләнгер, Кызыл Тау авыллары халкы янәдән изге эшкә берләште. Көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп, алар бирегә ашыкты. Кемдер маскировка челтәре үрү эшенә тәүге тапкыр кушылса, икенчеләр инде бу җаваплы хезмәтнең чын остасына әверелгән. Бердәмлек, ярдәмчеллек һәм ихлас күңел җылысы белән башкарылган әлеге эш һәркемнең йөрәгендә өмет һәм горурлык хисләре уята.

Маскировка челтәрләре үрү — бик тә җентекле һәм җаваплы эш. Дөресен генә әйткәндә, башында бер дә җиңел түгел иде. Бер күзәнәкне дә төшереп калдырмас өчен бик игътибарлы булырга, ә тиз эшләргә җитезлек тә кирәк, чөнки синең арттан ук икенче волонтер тасманы дәвам итә.

Монда командада эшли белү аеруча мөһим: процесс чын җитештерүдәгечә этапларга бүленгән. Башта берәүләр кирәкле киңлектәге тасмалар кисә, икенчеләре пөхтә итеп кисемнәр ясый, өченчеләре исә аларны нигезгә үрә. Маскировка челтәре үрүнең яңа һәм нәтиҗәлерәк ысулын авыл халкына Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлары өйрәткән.

— Авылдашларыбыз барлык кирәкле материалларны булдырды, ә без үз өстебезгә «җитештерү» өлешен алдык, — дип сөйли Түбән Өскебаш китапханәчесе Фирдәвия Закирова. — Мәдәният йортына еш җыелабыз. Челтәрләрдән тыш, хуҗабикәләребез өй токмачы әзерли, хуш исле үләннәрдән чәйләр, блиндаж шәмнәре ясый. Бу — гади гуманитар ярдәм генә түгел, ә егетләргә җиткерергә теләгән күңел җылыбыз һәм кайгыртуыбызның бер өлеше.

Волонтерлар куллары белән челтәргә үрелгән һәр тасма — безнең сугышчылар ялгыз түгел дигәнне аңлата. Аларның артында күпме кирәк булса, шулкадәр хезмәт итәргә әзер торган ышанычлы тыл бар.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*