12 июнь – Россия көнендә «Россия көненә — милли киемнән» Бөтенроссия акциясе узачак. Әлеге акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен 12 июнь көнне киемнәрегездә милли элементлар, аксессуарлар булырга, образыгыз традицион милли костюмны чагылдырырга тиеш. Чөнки милли кием — ул теләсә кайсы халыкның үзенчәлегенең мөһим символы.
Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлеген, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бәйрәм көнендә урамнарда аерым бер атмосфера тудырырга мөмкинлек бирәчәк, ди оештыручылар.
Акция офлайн да һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узачак. Кулланучыларга 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарында фотоларын урнаштырырга тәкъдим ителә.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте