Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк вице-премьер Марат Хөснуллин, РФ мәдәният министры Ольга Любимова хуплады. Төзекләндерүгә акча бүлеп бирелде.
Монда җылыту системасы тулысынча алыштырылган, төп залга косметик ремонт ясалган, бинаның фундаменты ныгытылган, тәрәзәләр һәм эчке бизәкләр алыштырылган, керү урыны һәм запас чыгу урыны ремонтланган, диелә хәбәрдә.