Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сухум шәһәренә эш сәфәре кысаларында Диоскурлар — Кояшлы яр (Солнечный берег) буенда төзелеш буенча киңәшмә уздырды. Биредәге 670 метр озынлыктагы яр буе участогы Татарстан Республикасы ярдәме белән заманча таләпләргә яраклаштырып төзекләндерелә.
Васил Шәйхразыев төзелеш эшләрнең барышы белән танышты һәм объектның сыйфаты, графигы буенча белгечләр белән фикер алышты. Төзекләндерү эшләре быел җәй ахырына төгәлләнәчәк. Бу проект Татарстан белән Абхазия арасындагы икътисади һәм социаль хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булып тора.

