tatruen
Главная / Новости / Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәрияте 15 еллык юбилеен билгеләп узды
Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәрияте 15 еллык юбилеен билгеләп узды

Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәрияте 15 еллык юбилеен билгеләп узды

20 октябрь көнне Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәрияте үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп узды. Бәйрәм,  «Ак калфак» оешмасы катнашында әзерләнеп,  Сахалин өлкәсе халыклары Ассамблеясе, шулай ук шәһәрнең «Бизнес хатын-кызлары» организациясенең «Гаилә фестивале» проекты белән берлектә үткәрелде.

Фойеда татар автономиясенең юбилеена багышланган татар халкының күл эшләнмәләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Килгән кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар.

Бәйрәм кунаклары татар халкының туй традицияләре белән таныштылар. Кичә барышында автономия вәкилләре “Килен төшү” күренешен һәм киленгә су юлы күрсәтү  йолаларын оештырдылар. Шул ук вакытта, кунаклар барысы да өстәл артында, татар халкының популяр ризыклары: чәк-чәк, өчпочмак, шулпа, казылыктан авыз иттеләр.

Бәйрәмне «Голдар» башкорт бию ансамбле һәм Тоицк мәдәният йортының «Златница» бию ансамбле куйган татар биюләре бизәде. Ерак араларны якын итеп килгән Оха шәһәре татар автономиясе вәкилләре һәм Хабаровск кунаклары кичәне оештыруда бик нык ярдәм иттеләр.

Килгән кунаклар арасында, Южно-Сахалинскның вице– мэры Дмитрий Фаридович Хайбриев бар иде. Ул  узенең чыгышында “шәһәр татар автономиясе, шәһәр һәм өлкәнең мәдәни тормышында зур урын алып тора” дип автономия эшчәнлеген югары бәяләде.  Бәйрәм барышында, автономиянең аксакаллары: Шәймарданов Динур Нуриевич һәм Ягафаров Габдул Халиковичны һәм 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, Харисова Хәмидә Лотфый кызын шәһәрнең рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бәйрәм барышында татар автономиясенең актив вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән буләкләнделәр.

Оставить комментарий

Адрес Вашей электронной почты не будет опубликованОбязательные поля отмечены *

*