tatruen
Баш бит / Слайдер / Намуслы хезмәт нәтиҗәсе
Намуслы хезмәт нәтиҗәсе

Намуслы хезмәт нәтиҗәсе

Тормышның үзе кебек үк тирә-ягыбызда төзелешләрнең, төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк. Авылларда да, зур шәһәрләрдә дә яңа йортлар, объектлар, спорт мәйданчыклары сафка баса, юллар салына, социаль учреждениеләрдә, күп фатирлы йорт ишегалларында төзекләндерү эшләре алып барыла, парклар саны арта.

Төзелеш оешмалары илебезнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә, яңа эш урыннары барлыкка килә. Үз һөнәрен яратып, фидакарьлек күрсәтеп башкаручы ташчыларның, штукатур-малярларның, балта осталарының, монтажчыларның һәм башка һөнәр ияләренең хезмәте, һичшиксез, олы ихтирамга лаек.

Төзүчеләр көне уңаеннан, 14 августта Россия башкалада бу өлкәдә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Мәскәү хөкүмәте хезмәткәрләрен бүләкләү чарасы узган. Бүләкләнүчеләр арасында төзелеш өлкәсен үз иткән, бу юнәлештә югары үрләр яулаган милләттәшләребезнең дә булуы аеруча күңелле.

Мәсәлән, “Мәскәү төбәген үстерү дәүләт казна учреждениесенең инженер һәм транспорт инфраструктурасын үстерүне тәэмин итү буенча координация бүлегенең баш белгече, Түбән Новгород өлкәсендә туган якташыбыз Илдус Абдуллин адреслы инвестиция программасының 8 объектын (4 янгын депосы, 3 керү юлы һәм 1 су алу узелы) уңышлы файдалануга тапшырганы өчен бүләкләнүгә лаек булган.

Мәскәү мэрының башкала хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Андрей Бочкаревның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген аңа шәһәрнең яңа территорияләрне үстерү департаменты җитәкчесе Владимир Жидкин тапшырган (фотода).

Илдус Ханәфи улын ихластан котлыйбыз, хезмәтендә уңышлар, һөнәрендә яңа үрләр яулавын, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Эшегезнең нәтиҗәсе барлык якташлар өчен озак елларга горурлык билгесе булып торсын!

Румия ХАФИЗОВА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*