tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / “Атна вакыйгалары” газетасының әһәмияте зур, моның өчен Татарстан Президентына олы рәхмәт – Ирек Миңнәхмәтов
“Атна вакыйгалары” газетасының әһәмияте зур, моның өчен Татарстан Президентына олы рәхмәт – Ирек Миңнәхмәтов

“Атна вакыйгалары” газетасының әһәмияте зур, моның өчен Татарстан Президентына олы рәхмәт – Ирек Миңнәхмәтов

“Татмедиа” ААҖ уздырган Россия төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләре катнашындагы семинар-киңәшмәдә тәкъдимнәрнең төрлесе булды

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә әзерләп, илебезнең төрле төбәкләрендә җирле татар басмаларына кушымта рәвешендә таратыла торган “Атна вакыйгалары” газетасының Татарстан һәм аның башкаласы Казан яңалыклары һәм вакыйгалары белән таныштырып баруында, уртак медиакырның халкыбызны якынайтуда әһәмияте зур – моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка олы рәхмәт.

Бүген “Татмедиа” ААҖ уздырган РФ төбәкләрендәге татар басма массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашындагы семинар-киңәшмәне ачып, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов шулай диде. Аның сүзләренчә, газетаны атна саен чыгару тәкъдиме белән чыгучылар булды, ләкин моңа финанс мәсьәләсе мөмкинлек бирми. Киләсе елга шушы айлык газета татарлар яшәгән 21 төбәккә җибәреләчәк, электрон варианты урыннарда сайтларда урнаштырыла барачак, дип, И.Миңнәхмәтов шушы кирәкле басманы әзерләүдә хезмәте кергәннәргә уңышлы эшчәнлек теләде.

“Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов чыгышында “Татмедиа” ААҖ тарафыннан 2011 елдан бирле үзен уңышлы проект итеп таныткан татар телендәге “Атна вакыйгалары” кушымтасы Россия Федерациясе төбәкләренең 15 субъектында 20 басмада таратылуын искәртте. Хәзерге вакытта аның тиражы – 90 250 данә. Киләсе елдан Башкортстанның олпат “Кызыл таң” газетасы (аның 95 еллык тарихы бар) да әлеге кушымтаны алдырачак, нәтиҗәдә, тираж 100 меңгә җитәчәк. Тагын бер үзгәреш – “Атна вакыйгалары” 2014 елдан “Без – бергә” дигән исемдә нәшер ителәчәк, дип игълан итте.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, газета – җәмгыятьнең барометры ул, халыкның үз мәнфәгатьләрен күздә тотып, кайгыртып эшләгән басма уңышлы була, дип, илебез төбәкләрендә нәшер ителә торган татар басмалары, милли мәгариф торышы һәм проблемаларына кагылып узды. Урыннарда милләттәшләр өчен актуаль булган мәсьәләләрне чынбарлыктагыча яктыртудан тайпылмаска өндәде.

Бүген Россия төбәкләрендәге татар милли матбугатының өч ныклы терәге барлыкка килде: матбугатны алдырып укучы халык һәм язып торучылар, җирле хөкүмәт булышлыгы (шуңа омтылу зарур), Татарстан Республикасы ярдәме (Аллага шөкер, ул бар) – Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов әнә шундый фикердә. “Атна вакыйгалары” кебек зур һәм сыйфатлы татар матбугатының регионнарга килеп керүе – бик уңай һәм әһәмиятле күренеш. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеге халкыбыз өчен мөһим һәм ул күп чыгымлы, әмма аның иң зур файдасы, иң бәрәкәтлесе – бу чыгымнарның татар басмасына киткән чыгымнары, ди ул.

Үзе җитәкчелек иткән Татарстан халыклары дуслыгы йортының республикада гына түгел, илебез төбәкләре өчен дә әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп, республикабызда яшәүче 173 төрле милләт Татарстан халыклары ассамблеясы канаты астына җыелган, халыклар музее эшләп килә һәм бүген 35 халыкның җәмгыятен берләштерә, 80нән артык милли оешма теркәлгән һәм эшли, биредә яшәүче милләт вәкилләренең җыелып аралашыр, мәдәни чаралар үткәрер урыны өчен әнә шундый Халыклар дуслыгы йорты бар, диде. Татарстан башкаласына төрле төбәкләрдән килгән зур делегацияләр шушы йортка килми калмый, бу безнең үзебез өчен дә мөһим, чөнки биредә башка милләтләр азчылыкта булса, башка җирләрдә татарлар азчылыкта. Шул рәвешле, Татарстанда башка милләтләргә уңай мохит булдырыла икән, кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, безнең милләттәшләребезгә дә башка регионнарда шундый мөмкинлекләр булсын иде, дибез, алдан үзебез үрнәк күрсәтәбез, дип, Ирек Шәрипов эшчәнлекләренең асылына басым ясады. Без бик күп эшлибез, ләкин эшләнәсе эшнең бу бик кечкенә өлеше генә, дип, чыгышының соңында ул татар интернетында берләшүгә өмет баглады.

“Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов исә милли матбугатның телебезне, гореф-гадәтләрне саклау калуда һәм үстерүдә, берләштерүдә роле зур булуына басым ясап, Казанда нәшер ителә торган журналларның таралышы проблемалы булуына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, татар телендә чыга торган басмалар буенча белешмә эшләргә, шунда алардагы иң затлы материалларын бастырырга кирәк. И.Әхмәтҗанов тәкъдимнәрнең төрлесен әзерләп килгән булып чыкты: Татарстандагы гына түгел, аннан читтәге татар басмаларында эшләүчеләргә дә Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре исеме бирдерү мәсьәләсен карарга; журналистлар делегацияләре алмашуны оештырырга, мәсәлән, бер елны бер өлкә белән, икенче елны икенчесе белән, шул рәвешле, үзара фикерләшү, тәҗрибә уртаклашу эш өчен уңай булачак, дип саный ул.

Озак еллар татар матбугатында, 3 ел Төмән өлкәсендә эшләгән кеше буларак, Россия киңлекләрендә гомер итүче милләттәшләребезгә газетада нинди материаллар кирәклеген, кайсылары алар өчен авыррак булуын яхшы беләм, диде чыгышында “Татмедиа” ААҖ филиалы булган “Шәһри Казан” газетасы редакциясе” директоры, “Атна вакыйгалары” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин. Газетаның атамасы үзгәрү мәсьәләсендә ул, бу ашык-пошык кына, ягъни уйламый гына куелган атама, айга бер генә чыккач, аның исеме бөтенләй дә туры килми иде. Киңәшмәдәгеләрдән, нишләп соң алайса газета исемен уйлашырга тәкъдим итеп, “Татарстан”, “татар” сүзе кергәнне уйларга әйттегез, дигәнгә, урыннардагы хакимиятләрдә сүзе булмасын өчен “Без – бергә” отышлы, дигән җавап булды.

“Без – бергә” газетасында әз генә сәясәт, икътисад, тарих, мәдәният һәм башка мавыктыргыч язмалар булачак, әлбәттә, Татарстан һәм Президентыбыз эшчәнлеге, Казан турында сөйләргә тырышабыз, чөнки татар халкы, кайда гына яшәсә дә, ул тарихи ватаныннан хәбәрдар булырга тиеш, шуңа омтылу көче зур, дип басым ясап әйтте М.Мортазин. Аның фикеренчә, Татарстанның илебездәге татарлар өчен иң уңышлы чыккан 3 проекты – “ТНВ” телерадиокомпаниясе, “ТНВ-Планета” каналы, “Атна вакыйгалары” газетасы. “Атна вакыйгалары” басмасы исә бер “Шәһри Казан” редакциясе хезмәткәрләре тырышлыгы гына түгел: материаллар интернет-басмалардан, газета-журналлардан алып файдаланыла, кыскартыла яки ике-өчесен бергә кушып эшкәртелә, үзебезнең форматка яраклаштырып үзгәртелә, дип таный аның баш мөхәррире. Әлеге басманың тагын файдасы шунда: кайбер төбәкләрдәге җирле газеталарның тиражын арттыруга этәргеч булды. Аны хәзер аена 1 түгел, ә 2 итәргә кирәк, дигән тәкъдимнәр бар, ләкин бу мәсьәлә “Татмедиа” ААҖ кулында һәм вәкаләтендә, дип белдерде М.Мортазин.

Газетаның кушымта булып илебез төбәкләрендә таратылуында элек проблемалар булса, бу, барыннан да элек, кайсыларына төсле, кайберләренә ак-кара, кайсыберләренә безнең редакция белешмәләреннән башка гына кирәк булды, шуңа күрә яраклаштырып төрлечә әзерләргә, төрле килешү төзергә туры килде, инде хәзер барысына да ярашлы бер килешү төзелә, аерым-аерым имзаланачак, дип эш рәвешендәге үзенчәлекләрне шәрехләде Мансур әфәнде.

Киләсе елга “Без – бергә” дигән исемдә чыгачак әлеге газетаның 8 битенең 1се урындагы газетачыларга бирелә, әйдәгез, языгыз, бергәләп эшлик, дип мөрәҗәгать итте “Татмедиа” ААҖнә чакырылган РФ төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләренә. Бу урында БТК БК рәисе Ринат Закиров Мансур Мортазинга, Россиянең 60 төбәгендә яшәүче 5 миллионнан артык татар өчен аның 15 төбәктә таратылуы аз, газетаның офыкларын киңәйтү буенча 7 декабрьдә конгрессның киңәйтелгән утырышында чыгыш ясау мөмкинлеге бирик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мөмкинлекләрен файдаланырга уйлыйсызмы, дип тәкъдим итте.

Иң мөһиме, теге яки бу төбәктә татарларның үз басмасы булмаса, җирле хакимият белән килешеп, химаячы табып 4 битле газета оештырсалар, 8 битле кушымта белән 12 битле яхшы газета булып чыгар иде, диде Мансур Мортазин. Биредә тагын шуны да әйтми булмый: Ульяновск өлкәсенең Майна бистәсендә нәшер ителә торган “Ленинец” газетасы баш мөхәррире Владимир Кузьмин чыгышында үзләренең газетасында кушымта буларак таратыла торган “Атна вакыйгалары” газетасының җирле басманың тиражын арттыруы өчен Татарстан һәм “Татмедиа” ААҖ җитәкчелекләренә олы рәхмәт әйтте, авыл җирлегендә газета укучыларның әлеге басманы көтеп алуын белдерде.

Шул рәвешле, эшлекле һәм үтә җылы мөгамәләдә барган семинар-киңәшмә азагында 15 еллыгын билгеләп үткән “Авылым хәбәрләре” газетасы (Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылы), 10 еллыгын бәйрәм иткән “Татар дөньясы” газетасы (Омск каласы) редакцияләрен, шәхси юбилейлары җиткән баш мөхәррирләрне котлап, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов белән Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов аларга котлау адреслары, ipad рәвешендәге кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Соңыннан “Шәһри Казан” газетасы редакциясе әзерли торган “Без – бергә” кушымтасының РФ төбәкләрендә киләсе елга таралышы буенча татар басмалары баш мөхәррирләре һәм җитәкчеләре белән килешүләр имзаланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*