Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков
1983 нче елның 27 нче августында Башкортстан Республикасының Стәрлебаш авылында туган.
Белеме:
- 2005 нче елда Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен “Татар теле һәм әдәбият укытучысы, рус теле һәм әдәбият укытучысы” белгечлеге буенча тәмамлый.
- 2008 нче елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтын тәмамлый.
- 2016 нчы елда Татар бизнеска ярдәм итү институтын “Мәгариф тармагында менеджмент” белгечлеге буенча тәмамлый.
- Филология фәннәре кандидаты.
Хезмәт юлы:
2008-2015 елларда – Казан федераль университетының Студентлар шәһәрчегендә башта педагог-оештыручы, торак-административ бүлек җитәкчесе, соңрак шәһәрчек директорының урынбасары, аннары директор вазыйфаларын башкара.
2015-2016 елларда – “Ял” балалар һәм яшьләрне сәламәтләндерү үзәгенең “Восток” лагере җитәкчесе.
2016-2018 елларда – Казан шәһәренең Совет районындагы 15 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
2018-2019 елларда – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф бүлеге җитәкчесе.
2019 нчы елның 12 нче ноябреннән – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Бүләкләре:
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты
Элемтә өчен:
Эл.почта: [email protected]
Телефон: +7 (843) 236-59-16