1994 нче елның 27 нче декабрендә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә туган.
Белеме
2019 нчы елда Казан (Идел буе) Федераль университетын тәмамлый. Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика.
Казан (Идел буе) Федераль университеты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбен тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
- 2014-2017 нче елларда – Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы референты
- 2017-2019 нчы елларда – Дубайдагы “ДАН” күчемсез милек агентлыгы генераль директорының матбугат сәркатибе
- 2019 нчы елдан – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү буенча комитеты җитәкчесе
Җәмәгать эшчәнлеге
- 2014-2017 нче елларда – Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе
- 2017 нче елда – Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасында җаваплы сәркатиб
- 2018 нче елдан – Евразиянең телевидение һәм радио академиясе әгъзасы
- 2019 нчы елдан – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе
- 2019 нчы елдан – Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы
- 2019 нчы елдан – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы
Бүләкләре:
2012 нче елда Россия Федерациясе мәгариф министры А.А. Фурсенко имзалаган “Россиянең сәләтле яшьләре” дипломы белән бүләкләнә