Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / 1 августта XIX “Мунчәли укулары” үтәчәк
1 августта XIX “Мунчәли укулары” үтәчәк

1 августта XIX “Мунчәли укулары” үтәчәк

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Мунчәли авылында 2008 елдан башлап һәр ел саен төбәкара рухи җыен – “Мунчәли укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелеп килә. Әлеге чара күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Шурасы депутаты Туфан Миңнуллинның ярдәме һәм хәер фатихасы белән үткәрелә башлаган иде.

Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган әлеге җыен халкыбызның көтеп алган, шушы җирлекнең брендына әйләнгән, төбәкара статуска ия булган чара буларак билгеләп үтелә. Чарага республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать һәм фән эшлеклеләре чакырылган.

Җыен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Җөмһурияте мөселманнарының Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме һәм теләкләшлеге белән үткәрелә.

Динебезне, милләтебезне һәм яшь буынны тәрбияләү үрнәкләрен күрсәтү буларак XIX нчы “Мунчәли укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе быел 1 августа узачак һәм ул «Гореф‑гадәтләр — милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлана. Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклыйлар. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт” – дигән. Шушы фикергә таянып быелгы җыенда милли киемнәргә, гореф-гадәтләрәгә, йола күренешләргә, аларны саклауга һәм киләчәк буынга тапшыруга зур игътибар биреләчәк.

Җыен иртәнге 9.00 сәгатьтә күргәзмәләр белән башланып китәчәк. Кургәзмәләрдә, татар-мишәр халкының киемнәрен, гаилә ядкарләрен, шамаиллар, шәхси архив экспонатларын күреп булачак. Милли гореф-гадәтләр, йола күренешләр, тамбурлы чигү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, вокал, милли уен коралларында уйнау буенча остаханәләр, мастер-класслар белән танышып булачак. Остаханәләрне Казан шәһәреннән килгән махсус белгечләр, сәнгать осталары тәкъдим итәчәк.

Бәйрәмнең кадерле кунаклары, әлбәттә, балалар. Милли-дини җанлы балалар арасында “Гыйлемпиада” көръән уку бәйгесе, татар мәкаме белән азан әйтү буенча конкурслар, викториналар, дини җырлар мөнәҗәтләр нәшидләр, интерактив уеннар, бүләкләр булачак.
“Мунчәли укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясенен пленар утырышы иртәнге 10 сәгаттә башланачак. «Гореф‑гадәтләр — милли мирасны саклау чарасы» темасына галимнәрнең, дин әһелләренең, танылган җәмәгать һәм фән эшлеклеләренең чыгышлары каралган. Милли мирасны саклау ысулы буларак гореф-гадәтләр, авылларда нинди традицияләр яши, нәрсәне торгызырга, аларны балаларга ничек тапшырырга һәм яңа заманга ничек җайлаштырырга кирәклеге турында фикер алышулар булачак.

Намаз вакыты җиткәч, азан әйтеп җәмәгать белән бергә ойлә намазы укылаячак. Җыен барышында милләтебезнең асыл заты Туфан Габдулла улы Миңнуллинны да искә алу чаралары каралган. Мәктәп бинасында урнашкан “Авыл тормышы” музее белән дә танышып булачак.

Гомумән җыенда рухи, милли, дини мөһит хөкем сөрәчәк. Мунчәли җыены ул әле халкыбызның, якташларның, тирә-күрше төбәкләрдә яшәүче төрле милләт халыкларының бергә җыелу, очрашу, күрешү урыны да булып тора. Оешторучылар барыгызны да бәйрәмгә чакырып кала. Чарада катнашучыларны милли киемнәрдән килүләрен сорала.
Ә кичен исә барлык кунаклар өчен татар эстрадасының популяр җырчылары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар катнашында бәйрәм концерты булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*