ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / 18 июльдә Омскта Федераль Сабан туе узачак
18 июльдә Омскта Федераль Сабан туе узачак

18 июльдә Омскта Федераль Сабан туе узачак

Очрашуда Омскның “Дуслык Йорты” директоры, Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров (видеоэлемтә аша) чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Данис Фәнис улы Шакиров видеоэлемтә аша барлык катнашучыларны да сәламләде, шулай ук Омскта Федераль Сабан туе оештыруда үз өлешләрен кертүчеләргә  олы рәхмәтен белдерде.
– Сабан туен уздыруда иң мөһиме – халык бәйрәме стилистикасы. Безнең җаваплылыкта 4 000нән артык Сабан туе уздырыла. Федераль Сабантуй – ул төбәкләрне берләштерә торган Сабан туе. Сабантуйның һәр кунагы безнең атмосфераны тоярга тиеш, бу бәйрәмнең тирәнлегенә һәм мәгънәсенә игътибар итсәгез иде, – дип ассызыклады Данис Шакиров.
Федераль Сабан туе Омскта 17-18 июльдә узачак. Әлеге чарада Россиянең 30 төбәгеннән һәм  Казакъстаннан килгән кунаклар катнашачак. Бәйрәм программасына ат чабышлары, Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе сәнгать осталары концерты, гала-концерт, «Көрәш» ярышы, ярминкә һәм иҗади мастер-класслар кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*