Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум.
Бүген, 1 июль көнне, Татарстан Рәисе грантларын алу буенча видеоэлемта аша киңәшмә оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты житәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы чарада катнашучыларны сәламләде. Әлеге грант буенча тулырак мәгълүмат бирү өчен ул сүзне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызына тапшырды. Зилә Вәлиева соңгы 4 еллык грантлар буенча аналитик хисап белән таныштырды һәм актив катнашырга өндәде. Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов, шулай ук Татарстан Рәисе грантларын алуда актив катнашырга чакырды һәм проектның нигезләмәсе: максаты, катнашу вакытлары, юнәлешләре белән таныштырды. Август уртасына кадәр конкурста катнашучылар гаризалар тапшырачак. Бу вакыт эчендә шулай ук күпсанлы консультацияләр һәм очрашулар оештырылачак. Проектлар 2027 елда тормышка ашырыла башлаячак.




