Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / 26-30 августта XXXVI Татар яшьләре көннәре үткәреләчәк
26-30 августта XXXVI Татар яшьләре көннәре үткәреләчәк

26-30 августта XXXVI Татар яшьләре көннәре үткәреләчәк

26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре үткәреләчәк.

Чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплый, аларга яңа мөмкинлекләр бирә торган мәйданчык ул.

Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына карата кызыксыну уяту.

Быел Татар яшьләре көннәренә Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 180 делегат килүе көтелә. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар каралган. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре юнәлешләре буенча белемнәр туплый алачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очрашулар планлаштырылган. Очрашулар лекцияләр, остаханәләр, панель дискуссияләр, әңгәмәләр форматында. Катнашучыларның чыгыш ясаучыларга сораулар бирү, үз идеяләре белән уртаклашу, чит төбәкләрдән җыелган фикердәшләр белән элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге булачак. Һәр елны оештырыла торган «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*