Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Абхазия Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов булды
Абхазия Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов булды

Абхазия Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов булды

Бүген Абхазиядәге Сухум шәһәрендә үтүче Сабан туе мәйданында халкыбызның традицион  милли уеннары оештырылды. Төп игътибар татар көрәшенә юнәлтелгән иде. Баш батыр исеме өчен көрәштә илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр катнашты. Спортчылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.

Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасының Актаныш районыннан Азат Габдрәшитов.

Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп бүләк – автомобиль ачкычын тантаналы рәвештә тапшырды.

Белешмә: Азат Габдрәшитов  (1993 елгы, Татарстанның Актаныш районы Мари-Суыксу авылыннан) — билгеле спортчы-көрәшче.

Мактаулы исемнәре:

*көрәш буенча Россиянең спорт мастеры,

*билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры,

* көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.

Мөһим казанышлары арасында:

*БРИКС уеннары чемпионы. БРИКС илләре Уеннарында билбау көрәше буенча 90 кг авырлык категориясендә җиңү.

*2025 һәм 2026 еллларда Чаллы Сабан туе баш батыры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*