Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” җыры федераль проектта катнаша
“Ак калфак” җыры федераль проектта катнаша

“Ак калфак” җыры федераль проектта катнаша

Россия халыклары бердәмлеге елында, «ON Лейбл» музыкаль лейбл (МТС Компанияләр төркеменә керә) Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән «Чыганак. Традициянең яңа яңгырашы» проектын башлап җибәрде. Аның максаты — Россия халыкларының традицион мәдәнияте белән эшләүче яшь музыкантларга ярдәм күрсәтү.

Проект кысаларында рус, татар, черкес, коми-пермяк, удмурт, чуаш телләрендә сигез җыр һәм клип дөнья күрәчәк. Проектның мөһим өлеше – традицион фольклор мәдәнияте һәм заманча актуаль яңгырашны берләштерү. Бу реконструкция түгел, ә стилизация – яшь буынга аңлаешлы заманча җырлар. Проект 10 июньдә старт алды. Ул Россия көне уңаеннан гамәлгә ашырыла башлады. 22 августта, Россия Флагы көнендә барлык җырлар да бер плейлистка тупланачак һәм барлык музыкаль стримингларда да урнаштырылачак.

8 июльдә проектның татарча җыры — Beku (Белла Джанджгава) башкаруындагы «Ак калфак» дөнья күрде. Beku — Казан җырчысы, җырлар авторы һәм актриса, иҗатында этник һәм традицион мотивларга тирән игътибар бирүче үзенчәлекле башкаручы. Кызыклы факт: җырчының туган теле — грузин теле. Лщкин ул Татарстан мәдәни тормышында катнаша, татар телендә каверлар һәм җырлар яздыра.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*