tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксын чишмә челтер-челтер
Аксын чишмә челтер-челтер

Аксын чишмә челтер-челтер

23 июль көнне Түбән Саурыш авылында көннең икенче яртысында шушы авылда туып-үскән, бүген Актаныш районында гомер итүче Наилә Мөхәммәтшина (Ваһапова) гаиләсе иганәсенә төзекләндерлгән, халык телендә “Бәләкәй чишмә” дип йөртелгән чишмәне ачу тантанасы булып үтте.

Элек-электән әлеге чишәмә башкалардан үзенең йомшак, чиста, юшкынсыз суы белән аерылып торган. Авыл халкы моны чишмәнең нарат агачы төбеннән чыгуы белән бәйләп карый. Шуңа да халык аңа теләп йөри, суын яратып эчә. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында Зиннур бабай, сиксәненче-туксанынчы елларда авыл мулласы Гайфетдин Гайнетдинов карап, барлап торса, хәзер бу эшкә Наилә апа һәм аның якыннары алынган. Наилә апа туган авылына кайткан саен әлеге чишмә бара, аның киләчәк язмышы өчен борчыла торган була. Берничә ел элек аның күңелендә чишмәне төзекләндерү уе бөреләнә дә инде. Бу эшкә улы Фаил, ире Фәиз һәм бертуган энесе Фәритне дә җәлеп иткән. Башланган эш – беткән эш дип әйтүләре хактыр. Төзекләндерү, тәртипкә китерү эшләрендә (благоустройство) авылдашлары да, авыл җирлеге дә теләп катнашкан. Төзекләндерелгәнннән соң  авылдашлары, авыл җирлеге рөхсәте белән чишмәгә Наилә апаның әтисенең исеме бирелгән. Алга таба ул “Фәһим чишмәсе” дип йөртеләчәк. Наилә апаның әтисе Фәһим ага озак еллар наладчик буларак Ленин исемендәге колхоз остаханәсендә хезмә куйса, әнисе Әнисә апа сарык фермасында эшләгән. Шунысы сөенечле, ул бүген дә исән-сау, гомер иткән, балалар үстергән нигезендә бәхетле картлык кичерә.

Бәйрәм үзе төзекләндерелгән чишмәгә багышлап азан әйтү, дога кылу гамәлләре белән башланып китте. Аннары сүз алган Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов  төзекләндерү эшләренең бик  вакытлы  башкарылуын әйтеп, Наилә апа Мөхәммәтшинага, аның гаиләсенә һәшм якыннарына чиксез рәхмәтен белдерде. Әлеге чишмә белән бәйле бәйрәм чараларының дәвамлы булачагына ышандырды. Наилә апа исә үзе күптән түгел генә  мәгълүм чишмәгә багышлап язган шигырен укыды. Авылдашлыры Рузилә Газизуллина белән Миңнегөл Гайнетдиновалар чишмә буен җыр-моңнарга күмделәр. Бик тәэсирле мизгелләр иде бу.

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*