tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш пограничникларына юбилей медальләре тапшырылды
Актаныш пограничникларына юбилей медальләре тапшырылды

Актаныш пограничникларына юбилей медальләре тапшырылды

Русия чикләре дистәләгән мең километрга сузыла, судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Аларны армиянең элитасы булган пограничниклар гаскәрләре саклый. Илебездә һәр елны билгеләп үтелүче чик сакчылары көне һәркемдә олы хөрмәт хисе уята. 28 майда пограничниклар хезмәттәшләре белән очраша, Ватаныбыз иминлеген саклап гомерен биргән солдатларны искә ала. Истәлекле көн уңаеннан Актанышта тантаналы зур чара, бәйрәм митингы булып узды. Чик сакчылары көне дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Моны район башлыгы Ленар Зарипов та үзенең чыгышында билгеләде. Шуны да ассызыклап үтәсе килә, Актанышта районында бердәнбер хатын-кыз –чик сакчысы бар. Гөлнур Мөхәммәтова- Бычкова, ул да биредә иде.

Күркәм гадәт буенча бу көнне ветераннар, якташлар Җиңү паркында чик гаскәрләре хөрмәтенә ачылган мемориал янына җыелды. Агымдагы елда Россиядә чик сакчылары гаскәрләре оешуга 105 ел тулды. Районыбызда пограничниклар оешмасына Радислав Авзалов рәислек итә. Данлыклы офицер, оешманың элеккеге рәисе Илшат Измайловның каберенә зиярат кылырга да ниятләп куйганнар иде батыр ир-егетләр. Автойөреш тә бик күңелле оештырылган иде.

Рәсми өлешнең ахырында “яшел беретлар” һәлак булган иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алды… Кайбер райондашларыбыз балалары, оныклары белән килгән иде. Менә дигән Ватанпәрвәрлек тәрбиясе бу!

Хөрмәтле чик сакчылары, ветераннар! Сез булганда илебез чикләре ышанычлы кулларда. Матур бәйрәм көнендә һәрберезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телисе килә!

ЮЛАЙ САФИН, автор фотосурәтләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*