tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышның беренче санлы мәктәбендә хәрбиләргә ярдәм итү өчен ярминкә оештырылды
Актанышның беренче санлы мәктәбендә хәрбиләргә ярдәм итү өчен ярминкә оештырылды

Актанышның беренче санлы мәктәбендә хәрбиләргә ярдәм итү өчен ярминкә оештырылды

Актанышның беренче санлы мәктәбендә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узды.

Укучылар ясаган эшләнмәләрне беренче сатып алучылар- районыбыз мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, социаль психологлар, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча киңәшчеләре булды. “Ярдәм янәшә” хәйрия ярминкәсендә укучыларның һәм аларның ата-аналарының кул эшләре күргәзмәсе эшли, фиточәй почмагы бар.

Шулай ук ярминкә эше белән район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова танышып хәйрия эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Педагогларның әлеге мәктәпкә җыелуының сәбәбе ярминкә генә түгел иде.Биредә тәрбия эше өчен җавап бирүчеләр “Белем бирү оешмаларында хокук бозуларны кисәтү максатыннан кулланылучы нәтиҗәле тәрбия- профилактик формалар һәм алымнар” дигән мөһим темага сөйләште.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга атап хәйрия ярминкәләренең уку йортында дәвамлы оештырылуын билгеләп узды. Һәр ярминкәгә балалар әти-әниләре белән ясаган, үзләре иҗат иткән эшләнмәләре белән катнашалар.

Әниләр көне дә якынлашуын исәпкә алып, кул эшләре буенча оста куллы әниләр бүгенге ярминкәдә балаларга мастер-класслар күрсәтте.

– Бу кызларга бик кирәкле мастер-класс. Чөнки һәр хатын-кыз тормышта тегә, чигә, кул эшенә оста булырга тиеш. Бүгенге ярминкәдә мәктәпнең ярты укучысы гына катнаша. Шуңа акция иртәгә дә булачак,- ди Илназ Наил улы.

Мәктәптә макулатура җыю да оештырылган, аның да акчаларын МХОдәге егетләребезгә ярдәм буларак тапышырылачак. Үзебезнең райондагы күпбалалы гаиләләргә, үзәк хастаханәдә дәваланучы балаларга исә канцелярия кирәк-яраклары җыю планлаштырыла.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*