Актанышның мәдәният һәм сәнгать паркында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Аккүз, Байсар, Меңнәр, Сәфәр, Чуракай, Яхшый авылы китапханәчеләре үзәк китапханә белән берлектә “Сөйләшәбез дуслык телендә” исемле библиотур уткәрделәр. Бу чарада Актанышта “Бүләк” лагеренда ял итүче балалар катнашты. Алар төрле шәһәр- авыллардан: Мәскәү, Пермь, Омск, Чаллы, Актаныштан килгәннәр иде.
Беренче тукталыш – “Әдәби алан”. Монда табышмаклар чишү, мәкальләр белү буенча ярышлар булды. Кайбер татар сузләренен дөрес язылышы( мәсәлән, мәкаль, дикъкать, тәкъдим һ.б.) тикшерелде. Шулай ук язучыларның исемнәрен атауда белемнәрен ныгыттылар.
Икенче тукталыш “Ачык һавада-музей” дип исемләнгән иде. Татар халкының калфак, түбәтәйләре, тастымаллар, чигүле алъяпкычлар турында суз булды. Шул темадагы китапларга күзәтү ясалды.
Өченче тукталышта иҗади эшчәнлек темасы өстенлек итте. Балалар татар орнаментларын бизәделар.
Алга таба хәрби тукталыш булды. Яхшый авыл китапханәчесе Дилбәр Әхәтова белән очрашу-чараны тагын да тулыландырды. Дилбәр ханымның волонтер кызы Диләрә кичә кунакларына яралыга ничек беренче ярдәм күрсәтерга икәнен аңлатты. Дилбәрнең улы Алмаз махсус хәрби операциядә хезмәт итеп, яраланып кайткан. Дилбәр ханым – шагыйрә, ике шигырь китабы авторы. Катнашучыларга ул шигырьләрен укыды, җырларын тәкьдим итте.
Библиотур мавыктыргыч, файдалы булды. Һәр тукталыш арасында биюләр, кызыклы уеннар уйналды. Балаларга дип әзерләнгән тәмле күчтәнәчләр дә үз хуҗаларын таптылар.