tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Алабуга мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Алабуга мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Мөхәррам аеның 14нче көнендә (1нче августта), Алабуга районы Гари авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Әгерҗе, Мамадыш районнары имам-мөхтәсибләре, Алабуга районы имамнары, дин кардәшләр һәм авыл халкы катнашты.

Тантанага җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров ирештерде, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазифа башкаруын билгеләп узды, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшереп, хәдис китерде: “Кем дә кем бер мәчет төзесә, Аллаһы Тәгалә шундый ук сыйфатта бу кешегә Җәннәттә йорт бүләк итәр”.

Гари авылында мөселман мәхәлләсе 2020нче елда оеша һәм мәчет салу өчен җир бүлеп бирелә. 2021нче елда беренче нигез ташы салына һәм ике ел эчендә мәчет бинасы күтәрелә. Мәчет авыл җирлегендә яшәгән, битараф булмаган мөселман кардәшләрнең финанс ярдәме белән салынды. Иң саллы өлешне шәхси эшмәкәр Кадыйров Нурислам Мидхәт улы кертте. Аның изге башлангычын хуплап, күпләгән эшмәкәрләр дә булышлык күрсәтте. Гари авылында мәчет беренче булып төзелде, биредә, бары руслар гына яшәү сәбәпле, революциягә кадәр дә, советлар чорыннан соң да мәчет булмаган. Хәзерге вакытта авылда яшәүче халыкның 52 проценты – татарлар.

Мәчет авылның үзәгендә, мәдәният йорты янәшәсендә сафка басты. Авыл уртасыннан төбәк дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булган трасса уза, ягъни мәчет мосафирлар өчен дә уңайлы булачак. Рәсми документлар буенча, мәчет 48 кешегә исәпләнгән. Әмма мәчет берьюлы, хатын-кызларны да исәпләп, 70-80-гә кадәр кешене сыйдыра ала. Бер катлы мәчеттә ир-атлар өчен зур намаз залы, балконда 15ләп хатын-кыз өчен зал, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханәләр, имам бүлмәсе, кухня һәм котельная бар.

Мәчет югары сыйфатлы кирпечтән төзелде, барлык инженер-техник коммуникацияләр (ут, салкын су һәм җылы су, канализация, җылыту системалары һ.б.) уздырылган. Газ кертелгән һәм газ белән җылытыла.

Киләчәктә мәчеттә дини дәресләр, балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башлап җибәрү планлаштырыла. Ишегалдында яшелләндерү-төзекләндерү эшләре алып барыла: чәчәкләр утыртылды, газон чәчеп агачлар утырту ниятләнә. Шулай ук мәчет каршында асфальт түшәлгән парковка эшләнәчәк. Хәзерге вакытта мәчеттә Рифкать хәзрәт Гарифуллин имамлык итә. Гари авылы мәчете Алабуга мөхтәсибәтендә 12нче мәчет булып ачылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*