tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас районы Әдәби Сабан туен каршы алырга әзерләнә
Апас районы Әдәби Сабан туен каршы алырга әзерләнә

Апас районы Әдәби Сабан туен каршы алырга әзерләнә

Бүген Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәм Апас муниципаль районы җитәкчелеге 11 августта Татарстан Республикасы Апас шәһәр тибындагы поселокта үткәреләчәк Әдәби Сабан туе өчен мәйданны карадылар һәм әлеге зур һәм әһәмиятле чараның кыскача программасын килештеләр.

Әдәби Сабан туена Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән быел да меңнән артык кунак килер дип көтелә. Әдәби Сабан туе программасында, Әдәби марафон проекты финалистларын бүләкләү белән бергә, Әдәби көрәш, милли Сабан туе уеннары, танылган җырчылар һәм артистлар белән концерт программасы, танылган язучылар белән очрашулар һәм автограф-сессияләр һ.б. бар. Сабан туе ахырында кунаклар өчен Апас районы музейларына һәм китапханәләренә экскурсияләр дә оештырылачак.

Чыганак: tat-i.net

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*