tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас районында “Шәҗәрә” бәйрәме узды
Апас районында “Шәҗәрә” бәйрәме узды

Апас районында “Шәҗәрә” бәйрәме узды

Кичә буыннар бәйләнешен яңарту, туганлык җепләрен ныгыту максатыннан оештырылды. Шәҗәрә төзү җиңел эш түгел. Аның өчен ерак һәм якын туганнарны белү кирәк. Авылыбызда тамырлары бик тирәнгә яшеренгән кешеләр, гаиләләр бар. Мөхетдин бабайның нәселен дәвам итүчеләрне барлап, Алинә Амануллина шәҗәрә төзеде. Бу кешеләр барысы да сәнгатькә, сәхнәгә гашыйк. Әлеге хакта клуб мөдире Рания Вәлиева хәбәр итте.

“Шәҗәрәдә урын алган кешеләр сәхнә түрендә булды. Җыр-моңнар, чыгышлар да алар тарафыннан яңгырады. Мин үзем дә шул шәҗәрәнең бер тармагында торам”, – диде Рания Вәлиева.

Клубта кул эшләреннән, милли ризыклардан, киемнәрдән күргәзмәләр эшләде. Тамашачы канәгать булып таралды.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*