«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды Татарстанның Апас районы үзәгендә малайлар өчен «Мирас» пансионатын ача. Өч мең квадрат метрдан артык мәйданлы яңа кампуста 10–16 яшьлек 45 бала белем алачак һәм яшәячәк. Иркен уку аудиторияләре, актлар заллары, коворкинглар – барысы да заманча педагогик процесс өчен уйланылган.
Пансионат татар телен, чит телләрне, шулай ук татар галимнәре һәм мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнүгә зур игътибар бирәчәк. “Мирас” пансионаты райондагы бассейн, боз сарае белән янәшә урнашканга күрә, биредә тәрбияләнүчеләрнең спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләре булачак.
Мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка оештырылган матбугат туры вакытында «Ярдәм-Помощь» ГХФ советы рәисе Илдар Баязитов, әлеге пансионатның максаты иманлы, Ватанны яратучы яңа буын тәрбияләү, алар арасында имамнар, галимнәр, эшмәкәрләр, журналистлар һәм башка һөнәр кешеләре дә булачак, – дип сөйләде. Шулай ук ул, пансионатка иң беренче чиратта дөньяви белемнәр буенча югары күрсәткечләргә ирешкән балалар кабул ителәчәген, аларның да аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән булганнарына өстенлек булачагын әйтте. Пансионатта уку һәм яшәү тулысынча түләүсез булачагын ассызыклады.