tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста – “Зәлидә”ле шигъри кич
Апаста – “Зәлидә”ле шигъри кич

Апаста – “Зәлидә”ле шигъри кич

Еламсырап торган салкын кичтә күңелләрне шигырь уты җылытты. Җирле шагыйрь һәм шагыйрәләр үзләренең иҗатларын тәкъдим итте.

“Кичә җирле иҗат итүчеләрне барлау, аларның иҗатларын халыкка җиткерү, бер-берсе белән очраштыру, яңа талантлар ачу максатыннан, район башлыгы тәкъдиме белән оештырылды. Иҗади, әдәби кичәләр дәвамлы булачак”, – диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Мәхәббәт, тормыш, табигать, әниләр… Төрле темаларга күңел хисләре түгелде… Йөрәктән чыккан йөрәккә барып җитте. Тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде. Шул ук вакытта табигать тә теләктәшлек иткәндәй, әле җилләп алды, әле тынды, яңгыр тамчыларын да күрсәтте.

Чыгышлар матур җырлар белән үрелеп барды. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән кичәне “Зәлидә” уеннары дәвам итте.

Халкыбызның милли моңнарын тыңлап, хәрәкәтле уеннарда катнашып, саф һавада райондашлар күңелле ял итте. Кичәгә килүчеләр тәмле коймак, чәйләр белән дә сыйланды.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*