ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арча мөхтәсибәтендә Кушлавыч авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
Арча мөхтәсибәтендә Кушлавыч авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Арча мөхтәсибәтендә Кушлавыч авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Арча районы Кушлавыч авылында мәчетнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Юбилей вакыйгасы шәрәфле кунакларны, дин әһелләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерде.

Әлеге чара Коръән аятьләрен уку һәм мөэминнәргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән башланды. Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм әлеге мәчетне төзү башында торган Ринат Габделфәрт улы Фәйзиевка “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел” юбилей медален тапшырды.

Аннары катнашучылар зиратка барып Коръән укыды һәм Габдулла Тукайның әтисе – Мөхәммәдгариф хәзрәт рухына дога кылды, ул 1864нче елда туган авылында “указлы” мулла булып хезмәт иткән.

Мәчет каршында Г.Тукайның музей-йорты урнашкан. Биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм балачагы турында сөйләделәр, экспозицияләр белән таныштырдылар.

Әлеге чара район һәм республикабызның иминлеге өчен Коръән укып, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр өчен дога кылу белән тәмамланды.

Чыганак:dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*