Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арча яшьләре активлыклары һәм талантлары белән сокландырды
Арча яшьләре активлыклары һәм талантлары белән сокландырды

Арча яшьләре активлыклары һәм талантлары белән сокландырды

Арча шәһәр бакчасы районның актив һәм иҗади яшьләре өчен очрашу мәйданына әверелде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган нетворкинг программасы катнашучыларны музыкаль, интеллектуаль һәм иҗади сынауларда берләштерде.

Җәйнең матур көнендә шәһәр бакчасына җыелган яшьләр өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнде. Чараны Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды.

Иң элек катнашучылар музыкаль батлда көч сынашты. Алар заманча хитларны таныды, җыр сүзләрен дәвам итте, үзләренең музыка өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте. Яшьләр яраткан җырларын бергәләп башкарды, бәйрәмгә күтәренке рух өстәде.

Аннан соң интеллектуаль биремнәр башланды. Егетләр һәм кызлар яшьләр сленгы буенча белемнәрен сынады, «яшьлек» сүзенә бәйле ассоциацияләр тәкъдим итте. Иң кызыклы мизгелләрнең берсе «перспектива» сүзендәге хәрефләрдән яңа сүзләр төзү бәйгесе булды. Бу бирем һәркемгә үзенең киләчәге турында уйланырга һәм иҗади фикерләү сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Кичәнең йомгаклау өлешендә барысы да флешмобка кушылды. Дәртле көйләр астында башкарылган уртак бию яшьләрнең бердәмлеген, энергиясен һәм күтәренке кәефен чагылдырды.

Оештыручылар фикеренчә, мондый очрашулар яшьләрне аралаштыра, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә һәм Арча районы яшьләренең талантлы, инициативалы булуын тагын бер кат раслый.

Чыганак:arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*