ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Артём Здунов Рөстәм Миңнехановка дәүләт бүләге тапшырды
Артём Здунов Рөстәм Миңнехановка дәүләт бүләге тапшырды

Артём Здунов Рөстәм Миңнехановка дәүләт бүләге тапшырды

Мордовиядә язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы уңаеннан зур колач белән Сабан туе  узды. Республика Сабан туеның төп вакыйгасы булып ныклы төбәкара элемтәләрне ассызыклаган  бүләкләү тантанасы торды.

Мордовия Республикасы башлыгы Артём Здунов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка төбәкнең югары дәүләт бүләген тапшырды. Мордовия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәис Мордовия Республикасының Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Тантана Аксён авылында Республика Сабантуен тантаналы ачу вакытында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*