tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралия татарлары “MOSAIС” фестивалендә җиңү яулады
Австралия татарлары “MOSAIС” фестивалендә җиңү яулады

Австралия татарлары “MOSAIС” фестивалендә җиңү яулады

Австралиянең Аделаида шәһәрендә ел саен төрле милләтләрнең “MOSAIС” мәдәни фестивале уза. Быел әлеге чарада Аделаидада яшәүче татарлар да катнашкан. Һәм зур уңышка ирешкән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына Австралиядә яшәүче милләттәшебез, журналист Финзия Газизова хәбәр итте.

” Фестивальдә биредә гомер итүче 30га якын милләт катнашты. Анда милли ризыкларны әзерләргә кирәк иде. Конкурс таләпләренә туры китереп, мин бар халыкка җитәрлек итеп чәкчәк һәм кабартма пешердем. 10 кг якын чәкчәкне һәм 70 данәдән артык кабартманы пешерергә миңа монда яшәүче башка татарлар да булышты, эш барышында мастер-класс та уздырдык. Милли ризыкларны күргәзмәдә тәкъдим иттек. Анда милли киемнәребезне, Татарстан картасын урнаштырдык. Безнең милли ризыклар белән мул өстәлебез янында кеше өзелеп тормады. барсы да татарлар белән кызыксына. Татарстанның кайдалыгын сорыйлар, без картадан күрсәтеп аларга сөйләдек, мәдәниябез, йолаларыбыз белән таныштырдык,” – ди Финзия Газизова.

Төрле милләтләрнең “MOSAIС” мәдәни фестивалендә һәр халык үзенең милли киемен дә тәкъдим итәргә тиеш була. Конкурсның бу өлешендә дә татарлар сынатмый. Аделаидагы татар оешмасы җитәкчесе урынбасары Диләрә Вәлиефф сәхнәгә үзебезнең матур итеп чигелгән милли киемнән күтәрелә. “Диләрә ханым өстендәге кием бик күпләрне таң калдырды. Бик зәвыклы тегелгән матур күлмәк, калфак, камзулларыбызны башкаларга да таныта алганыбызга без бик горурландык,”-дип сөйли Финзия Газизова.

Нәтиҗәдә, милли кием модасында  Диләрә Вәлиефф җиңү яулый. “MOSAIС” мәдәни фестивалендә татарлар әле беренче тапкыр катнаша. Һәм зур уңышка ирешә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*