tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Автоклуб хезмәттә
Автоклуб хезмәттә

Автоклуб хезмәттә

Ел саен, гадәткә кергәнчә, Ләмберә районы Мордовия Республикасы күпфункцияле мәдәни үзәге (Автоклубы) ерак авыллары буйлап сәяхәтен дәвам итә. Алар булган авыллларда я стационар мәдәният учреждениесе юк, булса да тагы бер концерт бервакытта да күп булмый.

​Алар Первомайский авыл җирлегенең Языково авылында концерт куйганнар. Первомайский авыл клубы белән Николаевский авыл клубы хезмәткәрләре һәм сәнгать үзешчәнлеге катнашучылары көче белән әзерләнгән концерт программасын халык рәхәтләнеп карады.

3 сентябрьдә Пензятка авыл җирлегенең Щербаково авылында концерт булган. Пензятка авыл клубының үзешчән сәнгать коллективы «Яшел күлмәкле туган авылым» дигән матур программада татар халкы яраткан җырларыбыз, шигырьләребез яңгыраган. Авыл халкы концертта катнашучыларны бик җылы каршы алган һәм аларның чыгышы өчен зур рәхмәтләрен дә белдергәннәр.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*